Поздравления

Мифтахов Мансур Мәгъсүм улын юбилее белән ихлас тәбриклибез!

Безнең кадерле кешебез һәм төп нигезебезнең җылысын саклап яшәүче туганыбыз Мифтахов Мансур Мәгъсүм улын юбилее белән ихлас тәбриклибез.

Алдагы гомереңне исән-сау булып, башкарган хезмәтләреңнең рәхәтен күреп, барчабызның хөрмәтен тоеп, тынычлыкта, муллыкта, куанычлар белән үткәрүеңне телибез.

Сау-сәламәт булып, бергә-бергә
Язсын озын юллар үтәргә.
Янәшәдә синең җылың тоеп,
Шатлык белән гомер итәргә.

Сине яратып тормыш иптәшең Гөлсөяр, балаларың, кода-кодагыең, туганнарың. Уразай-Казан. 
 

Нет комментариев