Арпаяз авылыннан Габдрахманова Бибирауза Гыйльмулла кызының 90 яшьлек юбилее!

Арпаяз авылында гомер кичерүче газиз әниебез, яраткан әбиебез Габдрахманова Бибирауза Гыйльмулла кызының туган көне – 90 яшьлек күркәм юбилее.
Кадерлебез! Сине чын йөрәктән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Олы җанлы, сабыр холыклы, киң күңелле, безгә һәрвакыт төпле киңәшләрен биреп яшәүче, “балаларым” дип өзелеп торучы әниебезгә бәхетле көннәр, бәрәкәтле озын гомер, күңел тынычлыгы, авыруларга бирешми яшәвен телибез. Һәрвакыт сабыр, мәрхәмәтле булып, барыбызны туплап, яратып яши белүең белән үрнәк син. Барысы-барысы өчен олы рәхмәт әйтеп, синең алда баш иябез.
Һәрбер иртә сине куандырып,
Шатлык белән яңа таң атсын.
Күзләреңне сагыш яше түгел,
Шатлык яше генә чылатсын.
Иң изге теләкләр белән улларың, кызларың, кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың.
Нет комментариев