Нуриева Сәвия Мөхлис кызының 50 яшьлек юбилее!
28 февральдә хезмәттәшебез Нуриева Сәвия Мөхлис кызының 50 яшьлек юбилее. Аны чын күңелебездән бәйрәме белән тәбриклибез! Озын гомер, нык сәламәтлек синең гомерлек юлдашың булсыннар, туачак таңнарың якты, нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп, гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп, тормыш иптәшеңнең, балаларыңның ихтирамын тоеп яшә.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма!
Изге теләкләр белән мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Вахит авылы балалар бакчасы коллективы.
Нет комментариев