Фәйзуллина Наилә Габдулла кызының 28 мартта 60 яшьлек юбилее

Сәрдекбаш авылында яшәүче якын кешебез - әниебез Фәйзуллина Наилә Габдулла кызының 28 мартта 60 яшьлек юбилее булып узды.
Кадерлебез! Шушындай зур һәм якты бәйрәмеңдә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз.
Әниебез, дәү әниебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме - алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, әтиебез белән хәерле, тыныч картлыкта гомер итегез.
Кемгә әби, кемгә ана,
Кемгә апа һәм туган.
Матур язны җылы итеп,
Бу дөньяга син туган.
Туган көнең белән котлап,
Бәхетле бул син, дибез.
Сәламәтлек һәм уңышлар,
Озын гомер телибез.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, улларың Ришат, Иршат, кызың Гөлшат, киленең Гөлгенә, киявең Эльбрус, оныкларың Аяз, Ислам, Динә, Алия.
Нет комментариев