Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Кукмара районында мәдәният

Мәдәният – кешеләр тарафыннан тудырылган һәм җәмгыять тарафыннан тупланган рухи кыйммәтләр җыелмасы, халыкның көче, бердәмлеге, күңел көзгесе һәм рухы.

Кукмара район Мәдәният йорты составына 29 авыл мәдәният йорты, 38 авыл клубы, 1 автоклуб, «КукморМакс» кинотеатры керә.

Кукмара районында мәдәният

Кукмара районы территориясендә яшәүче халыкларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм көнкүрешен торгызу, үстерү, саклау юнәлешендә 14 халык, 15 фольклор, 17 вокал, 14 хореография, 11 театр, 3 инструменталь коллективлар, 2 үрнәк балалар коллективы актив эш алып бара.

Кукмара районында мәдәният

Районның иҗат коллективлары, актив катнашып, төрле район, республика, төбәкара, Бөтенроссия фестивальләрендә һәм конкурсларында җиңү яулыйлар.

Кукмара районында мәдәният

Соңгы 5 елда Кәчимир, Югары Шәмәрдән, Поршур, Үрәсбаш авылларында — 4 клуб, Иске Юмьяда 1 мәдәният йорты төзелгән, 8 авылда: Әсән-Елга, Березняк, Манзарас, Туембаш, Олыяз, Лубян, Зур Сәрдек, Югары Чурада мәдәният йортлары ремонтланган. 

«Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында Аш-Буҗи, Чишмәбаш, Камышлы авылларында клуб төзелгән, Ядегәр, Байлангар, Күкшелнең мәдәният йортларында капиталь ремонт ясалган.

Кукмара районында мәдәният

Кукмараның мәдәни объектлары ял итүне төрлеләндерергә һәм шәһәрдә үткәрелгән вакытны истә калырлык итәргә сәләтле.

Кукмара районында мәдәният

«КукморМакс» кинотеатры турында да онытмагыз. Кинотеатр уңайлы кинозал, цифрлы кино күрсәтү җайланмалары, җайлы кәнәфиләр белән җиһазландырылган. 

Кукмара районында мәдәният

Рухи яктан белем алырга теләүчеләргә Кукмара үзәк китапханәсенә барырга киңәш итәбез. Ул китаплар саклау урыны гына түгел, ә төрле буын кешеләре арасында аралашу өчен шартлар тудыручы иҗади үсеш үзәге дә.

Кукмара районында мәдәният

Кукмара туган якны өйрәнү музеенда 10 меңгә якын экспонат саклана. Биредә бертуган Комаровлар фабрикасы эшләнмәләре, самавырлар, Володиннар остаханәләренең 1870-1890 елларда җитештерелгән бакыр поднослары, шулай ук төрле чордагы археологик табылдыклар, борынгы кешеләрнең эш кораллары, көнкүреш әйберләре, Кукмара районында яшәүче халыкларның этник костюмнары тәкъдим ителгән. «Бөек Ватан сугышы» бүлегендә совет, немец солдатларының кораллары һәм кирәк-ярак фрагментлары, Советлар Союзы Геройларының бүләкләү кәгазьләренең күчермәләре куелган.

Кукмара районында мәдәният

Мәдәният йортлары һәм үзәкләреннән тыш, Кукмара үзенең матур парклары белән дә дан тота. Анда рәхәтләнеп ял итәргә, табигать күренешләренә хозурланырга, төрле мәдәни чаралар карарга мөмкин. Территорияләрнең күбесендә һәйкәл, мемориал һәм тарихи объектлар да урнашкан.