Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Кукмараның туган якны өйрәнү музее

Кукмараның туган якны өйрәнү музее
  • Тасвирлама:

    Музей бертуган Родыгиннар ширкәтенең элеккеге киез итек фабрикасы бинасында урнашкан.

  • Эш вакыты:

    Дүш-җом 08:00 – 17:00, шим 08:00 – 14:00, якш алдан язылу буенча

  • Төшке аш тәнәфесе:

    12:00 – 13:00

  • Телефон:
    • 8 (84364) 2-64-53
  • Сайт:

    https://kukmor-museum.ru/

  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    422110, Татарстан Республикасы, Кукмара районы, Кукмара шәһре, Ленин урамы, 8нче йорт

Кукмара туган якны өйрәнү музее 1995 елның 8 маенда, район башлыгының 1995 елның 10 гыйнварындагы карары нигезендә ачыла. Музей бертуган Родыгиннар ширкәтенең элеккеге киез итек фабрикасы бинасында урнашкан. 1997 елда бина архитектура һәйкәлләре реестрына кертелгән. Музейда Алтын Урда һәм Казан ханлыгы әйберләре белән дә танышырга була. Биредә XIX — XX гасырлардагы җирле халыкларның этнографик һәм көнкүреш әйберләрен, татар, мари, рус һәм удмурт хатын-кызларының милли киемнәр коллекциясен күрергә мөмкин. Фотосурәтләр, документлар Кукмара тарихы турында «сөйли». Биредә XIX гасыр ахыры — XX гасыр башы татар крестьянының өй интерьеры яңартылган. Музейда Бөек Ватан сугышына багышланган бүлек тә бар. Анда совет, немец солдатларының кораллары һәм кирәк-ярак фрагментлары куелган. Алар «Үлем үзәненнән» һәм "Невский пятачок"тан кайтарылган. Бу бүлектә Советлар Союзы Геройлары, районда туып-үскән кешеләр истәлегенә аларның портретлары, бүләкләү кәгазьләренең күчермәләре тәкъдим ителгән. Моннан тыш, музейда бертуган Родыгиннарның эш кабинетының төгәл күчермәсен дә карарга мөмкин.