Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Кукмара район Мәдәният йорты

Кукмара район Мәдәният йорты
  • Тасвирлама:

    Район Мәдәният йортында иҗтимагый-сәяси чаралар, фестивальләр һәм бәйгеләр үткәрелә.

  • Эш вакыты:

    Дүш-җом 08:00 – 17:00, шим-якш ял

  • Телефон:
    • 8 (84364) 2-63-34
  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    422110, Татарстан Республикасы, Кукмара районы, Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 38нче йорт

Район Мәдәният йорты 1954 елда оеша. Мәдәният йортында беренче көннәрдән үк оештырылган рус һәм татар драма түгәрәкләре, хор, хореография коллективлары, рус һәм татар вокаль ансамбльләре һәм тынлы оркестр актив эшчәнлек алып бара. Район Мәдәният йорты кызыклы иҗат юлы үтә. Ел саен үзешчән сәнгать коллективлары Кукмара бистәсе халкы алдында хисап концертлары белән чыгыш ясый. Зур иҗади казанышлары өчен хор коллективы «халык» исеменә лаек була. Хәзерге вакытта халык хоры базасында «Калинка» рус җыры вокаль ансамбле, «Ләйсән» татар җыры ансамбле, трио һәм дуэтлар эшли. Театр сәнгатен популярлаштыруы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен татар драма түгәрәгенә 1969 елда «халык» исеме бирелә. Халык театры эшләгән елларда татар классиклары пьесалары буенча спектакльләр куела һәм республика халык театрлары смотрларында призлы урыннар яулана. 2009 елда Т. Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Гөргери кияүләре» спектакле өчен халык театры республика халык театрлары конкурсында Гран-при яулый. Район Мәдәният йорты тарихында тынлы оркестр коллективы аерым урын ала. Зур булмаган оркестр йөз музыканттан торган тулы иҗат коллективына әверелә. Район Мәдәният йорты үсеше тарихында күп кенә республика смотрлары һәм конкурслары лауреатлары булган вокаль коллективлар һәм аерым солист коллективлары күренекле урын били. Район Мәдәният йортында хәзерге вакытта 3 хореография коллективы, 1 рус җыры ансамбле, 2 татар җыры ансамбле, халык театры, яшьләр театр студиясе, «Нурминкә бизәкләре» фольклор коллективы, «Баламишкин» гармунчылар ансамбле һәм башкалар бар. Мәдәният йорты «Раштуа», «Нәүрүз», «Сабантуй», «Сөмбелә», «Каз өмәсе», «Яңа ел» һәм «Иске Яңа ел» кебек бәйрәмнәр оештыра, актив рәвештә иҗтимагый-сәяси чаралар, фестивальләр һәм конкурслар үткәрә. «Кукмара кышы» татар җыры, хәрби-патриотик җыр, рус җыры, «Яңгыра, минем гитара» автор җыры, хореография коллективлары, театр түгәрәкләре һәм гармунчылар конкурслары зур популярлык казана. Ел саен билгеле бер даталарга багышланган халык иҗаты фестивальләре уздырыла. Үзешчән театр һәм вокаль коллективлары район тамашачылары алдында даими чыгыш ясый. Район Мәдәният йортының үзешчән сәнгать коллективлары «Созвездие — Йолдызлык», «Ватан», «Дулкыннар», «Татар моңы» һәм башка республика конкурсларында актив катнаша. «Нурминкә бизәкләре» фольклор ансамбле, район Мәдәният йортының хореография коллективлары һәм «Сердәш» вокаль ансамбле ел саен Россиянең төрле төбәкләрендә оештырылган Сабантуй бәйрәменә бара. «Хуҗа Насретдин оныклары» КВН җыелма командасы ел саен республика Чемпионатында призлы урыннар яулый.