Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Кукмараның үзәк китапханәсе

Кукмараның үзәк китапханәсе
  • Тасвирлама:

    Үзәк китапханәнең төп бурычларының берсе – укучыларны китапханәгә һәм китап укырга җәлеп итү.

  • Эш вакыты:

    Дүш-җом 08:00 – 18:00, шим-якш ял, һәр айның соңгы пәнҗешәмбесе – санитар көн

  • Телефоннар:
    • 8 (84364) 2-76-34
    • 8 (84364) 2-62-27
  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    422110, Татарстан Республикасы, Кукмара районы, Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 36нчы йорт

Үзәк китапханә — иркен, якты, матур итеп бизәлгән, өч абонементлы бина: хезмәт күрсәтү бүлеге, уку залы, төнге абонемент. Биредә барлык кулланучылар өчен дә компьютер кабинеты, ксерокс бар. Китапханәнең 30 урынга исәпләнгән уку залында уңайлы шартлар тудырылган: яңа уңайлы өстәлләр һәм урындыклар, китаплар һәм газета-журналлар тезелгән стеллажлар. Бирегә укучылар төрле мәгълүмат алу максатыннан килә. Китапханәнең төп бурычларының берсе — укучыларны китапханәгә һәм китап укырга җәлеп итү. Үзәк китапханәнең эше укучыларның яшь һәм һөнәри үзенчәлекләрен, ягъни тиешле әдәбиятка ихтыяҗны игътибар белән, җентекләп өйрәнүдән һәм укучыларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен китаплар сатып алудан гыйбарәт. Барлыгы 28 төрле газета һәм 38 төрле журнал алына. Бер ел дәвамында китапханәдә китап укучылар саны — 4297, китаплар бирү — 90630, килүчеләр саны — 47652. Бүгенге көндә китап фонды 57381 данәне тәшкил итә: 45415е — рус телендә, 11592се — татар телендә, 144е — удмурт телендә, 165е — мари телендә, 56 китап — чуваш телендә. Үзәк китапханә эшчәнлегенең төп юнәлешләре: туган якны өйрәнү, хәрби-патриотик һәм әхлакый тәрбия бирү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан шулай ук профориентация пропагандасына, зарарлы гадәтләрне (эчүчелек, наркомания һәм тәмәке тарту) кисәтүгә, эстетик һәм хокукый тәрбиягә, халык йолаларын, гореф-гадәтләрен, традицияләрен саклауга, әхлак мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Укучыларны җәлеп итү буенча төрле методлар файдаланыла. Моның өчен әдәби-музыкаль кичәләр, әңгәмәләр, күзәтүләр, төрле әдәби, тематик һәм күңел ачу уеннары, шоу-викториналар, КВНнар оештырыла. Кукмара үзәк китапханәсендә аралашуның яңа формалары кулланыла, мәсәлән, интернет челтәре, «Консультант Плюс» хокукый үзәге аша. Китапханә төрле социаль структуралар: гомуми белем бирү учреждениеләре, «Шәфкать» тернәкләндерү һәм «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре, район Мәдәният йорты, тарихи музей, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге һәм башкалар белән хезмәттәшлек итә.