Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Үзгәрешләргә сөенәбез

Республикабыз җитәкчесе тәкъдиме белән, 2015 ел Татарстанда парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Шул уңайдан безнең районда да күп эшләр башкарылды һәм әле дә дәвам итә. Ленин урамындагы яңартылып төзелгән парк һәркемнең күңеленә хуш килгәндер дип уйлыйм.. Май аена керүгә районыбыз урамнары да кырмыска күчләрен хәтерләтте. Кайсы урамга кермә,...

Республикабыз җитәкчесе тәкъдиме белән, 2015 ел Татарстанда парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Шул уңайдан безнең районда да күп эшләр башкарылды һәм әле дә дәвам итә. Ленин урамындагы яңартылып төзелгән парк һәркемнең күңеленә хуш килгәндер дип уйлыйм.. Май аена керүгә районыбыз урамнары да кырмыска күчләрен хәтерләтте. Кайсы урамга кермә, төзелеш эшләре бара. Берсендә асфальт җәйсәләр, икенчесендә йорт төзиләр, өченчесендә - балалар бакчасы. Үзәк урамдагы үзгәрешләрне дә язып бетерә торган түгел. Иң мөһиме - халыкның үзәгенә үткән, җимерелеп беткән тротуарларны яңарттылар, урамнар киңәйтелде. Читләр күзеннән ераграк урнашкан урамнар да тәртипкә китерелде. Тормыш бер урында тормагач, әлбәттә, алга таба да үзгәрешләр булмый калмас. Кыска гына вакыт эчендә халыкка уңайлы шартлар тудырырга тырышып, районның "астын-өскә китереп" үзгәртергә курыкмаган җитәкчегә сокланмый мөмкин түгел. Халык та аңлап, башкаларның хезмәтен хөрмәт итсен иде.

Фәридә Хисамова, Тырыш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев