Юлның тиешле урыныннан гына чык, җәяүле
Эшкә барганда көн саен диярлек баласы белән юл аркылы чыгучы бер ханымны күрәм. Күппрофильле лицейда укучы кечкенә кызын мәктәпкә озата ул. Әмма юлны тиешле урында чыкмый, 1 номерлы тукталышка кадәр барып, җәяүлеләр юлы аша әйләнеп йөрүне кирәккә санамый. Бүген машинамнан чыкмыйча гына аңа сигнал бирдем - аңлатып карарга теләдем. Минем...
Эшкә барганда көн саен диярлек баласы белән юл аркылы чыгучы бер ханымны күрәм. Күппрофильле лицейда укучы кечкенә кызын мәктәпкә озата ул. Әмма юлны тиешле урында чыкмый, 1 номерлы тукталышка кадәр барып, җәяүлеләр юлы аша әйләнеп йөрүне кирәккә санамый. Бүген машинамнан чыкмыйча гына аңа сигнал бирдем - аңлатып карарга теләдем. Минем якка борылмады да. Ходай сакласын, "Юлның бу өлешендә юл билгесе тормый", - дип ашыккан, кабаланган шоферлар да очрарга мөмкин. Фаҗига була калса, кем җавап бирер? Балаңны һәм үзеңне күрә, - белә торып, ничек куркыныч астына куярга була?
Алсу
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев