Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Өй шаурмасын адымлап пешерү рецепты (ФОТОЛАР)

Шаурма - соңгы арада бик популярлашып китте. Аның белән сәүдә итүче нокталар бигрәк тә шәһәрләрдә яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек күбәйде. Ә бит, уйлап карасаң, бу туклыклы ризыкны өйдә дә әзерләп була. Өй шаурмасының тәме кибетнекеннән һич кенә дә аерылмый. Аның каравы, ул күпкә сыйфатлырак була. Шулай итеп, бүген менюда...

Шаурма - соңгы арада бик популярлашып китте. Аның белән сәүдә итүче нокталар бигрәк тә шәһәрләрдә яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек күбәйде. Ә бит, уйлап карасаң, бу туклыклы ризыкны өйдә дә әзерләп була. Өй шаурмасының тәме кибетнекеннән һич кенә дә аерылмый. Аның каравы, ул күпкә сыйфатлырак була. Шулай итеп, бүген менюда - шаурма!

Шаурма пешерер өчен кореяча кишер, юка ләвәш, сыр, тавык ите, кыяр, помидор, кәбестә, яшел тәмләткечләр, соус, майонез, горчица, тоз-борыч кирәк булачак.
Кореяча кишерне мин алдагы көнне үк әзерләп куйдым. 1 кг кишерне юып саркыттым да кореяча кишер чыгара торган кыргычтан үткәрдем. Шуннан кишерләрне 40-60 секундка гына кайнар суга салып алдым. Тишекле сөзгеч аша сөзгәндә 2-3 аш кашыгы суын да калдырдым.
Ары таба зур гына тәлинкәгә тозлык (рассол) эшләдем. Аңа 3-4 аш кашыгы 9 процентлы уксус (пыяла савыттагыны), 2 аш кашыгы су, 2 чәй калагы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы һәм бер кап "Приправа для моркови по-корейски" салып бутадым.
15 минуттан тозлыкны кишер өстенә салдым һәм берничә кат әйбәтләп болгаттым. Шуннан соң, табага ярты стакан үсемлек мае салып кыздырырга куйдым. Зәңгәр төтеннәр күтәрелә башлауга кишер өстенә салдым. Искәрмә: майны һич кенә дә кайнатып чыгарырга ярамый! Кореяча кишерне, өсте ачык килеш, ягъни, суынып беткәнче, ике сәгать чамасы аш бүлмәсендә тоттым. Шуннан, өстен каплап, салкынрак урынга алып куйдым.
Шунысын аерып әйтеп китәргә кирәк, кореяча кишергә майны мин әйткәнчә кыздырып салсаң, аны суыткычта 4-5 көн сакларга була. Майны кыздырмый салсаң - ул озаграк тора. Ләкин шунысын белеп торыгыз: кореяча кишер тик кызган май белән генә тәмлерәк була.
Тавык итен дә кичтән тозлап-борычлап ике ягын да майда кыздырдым.
Иртән исә эшне ләвәш пешерүдән башладым. 200 грамм кайнар суга (кайнар дисәм дә, су чәйнек кайнап чыккандагы кебек кайнар ук булырга тиеш түгел!) ярты чәй калагы тоз салып бутадым да 350 грамм оннан камыр бастым. Кыстыбый камырына охшашрак камыр килеп чыкты. Шуны 8 кисәккә бүлдем дә, юка гына итеп җәеп, алдан кызулатырга куелган духовкада һәркайсын 2-3 минут пешереп алдым. Пешерергә озатыр алдыннан 7-8 урыннан чәнечке белән тишкәләдем. Пешкән берен юеш тастымал астына куя бардым. Ләвәшләрем әзер булуга, һәркайсын юеш пумала белән чылатып алдым (лычкылдатмый гына). Бер-берсенә ябыша бит ул, дип һич курыкмагыз. Чылатып чыккач, ара-тирә бер-берсеннән аерып торырга гына онытмагыз.
Шулай итеп, ләвәшләр әзер. Хәзер инде эченә салынасы ингредиентларны әзерли башлыйбыз. Кәбестәне, сырны эре кыргыч аша үткәрәбез, кыярны - озынча иттереп, помидорны - ярымбоҗралап турыйбыз һәм түбәндәге тәртиптә ләвәшнең нәкъ урта өлешенә сала башлыйбыз: сыр, тавык ите, соус, кәбестә, кореяча кишер, кыяр, помидор, яшел тәмләткечләр, тагын сыр.
Шуннан инде ипләп кенә ләвәшебезне төрәбез һәм эссе табада ике ягын да кыздырып алабыз. Ә-ә, язарга онытканмын, соусны болай әзерлибез: 4-5 аш кашыгы кибет я өй соусына 2 аш кашыгы майонез, 1 чәй калагы горчица салып болгатабыз. Горчицаны күбрәк тә салырга була, балалар да ашыйсы булгач, мин анысын азрак салдым.
Шулай итеп, шаурма әзер. Тәме ничек, дисезме? Мин әйтмим, анысын үзегез эшләп карагач белерсез инде, дуслар. Шәт, тәмле икәнлеген мин әйтмәсәм дә яхшы аңлап торасыздыр.
Венера МӘҖИТОВА
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев