Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Уразаның өч көне дә миңа күп нәрсәне аңларга ярдәм итте

Насыйп булса, уразаның уртадагы өч көнен һәм соңгы өч көнен дә тотарга исәбем бар

Быел мин гомеремдә беренче тапкыр изге Рамазан аенда Аллаһ ризалыгы өчен ураза тотарга ният кылдым. Әлбәттә, ай дәвамында түгел, беренче көнне генә үземне сынап карарга иде исәбем. Нәтиҗәдә түздем, Ходайга мең шөкер, өч көн ураза тотарга көчем җитте. Ни өчен көчем дим, чөнки өченче көнендә авыз ачу сәгатен минутлап көтеп алдым. Авыз ачканнан соң сәхәрне ашый алмый идем, бәлки бер тәүлеккә бер генә тапкыр туклану да шулай иткәндер.

Насыйп булса, уразаның уртадагы өч көнен (8, 9, 10 июнь көннәре) һәм соңгы өч көнен дә тотарга исәбем бар.

Уразаның шушы өч көне дә миңа күп нәрсәне аңларга ярдәм итте. Аның кешеләрне сабыр, түзем булырга өйрәтүен, яман уйлардан һәм яман ниятләрдән, начар сүзләрдән саклавын, бер телем ипинең һәм бер кашык аш шулпасының никадәр тәмле, кадерле булуын аңладым.

Мөселман кардәшләрем, тоткан уразаларыбыз кабул булсын иде, Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтенә ирешергә насыйп булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев