Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әйтер сүзем бар...

Ник алданрак хәбәр итмиләр?

Мәктәпләрдә укулар башланырга да өлгермәде, балаларга ГТО нормаларын тапшыру өчен дәваханәдән белешмә кирәк булуын әйттеләр. Һәм барлык әти-әниләр, эш урыннарыннан сорап, дәваханәгә ашыкты. Минем үземә дә берничә тапкыр дәваханә юлын таптарга туры килде. Табиб янына да тиз генә кереп чыгарлык түгел, су буе чират көтәргә туры килә бит әле. Нишләп...

Мәктәпләрдә укулар башланырга да өлгермәде, балаларга ГТО нормаларын тапшыру өчен дәваханәдән белешмә кирәк булуын әйттеләр. Һәм барлык әти-әниләр, эш урыннарыннан сорап, дәваханәгә ашыкты. Минем үземә дә берничә тапкыр дәваханә юлын таптарга туры килде. Табиб янына да тиз генә кереп чыгарлык түгел, су буе чират көтәргә туры килә бит әле. Нишләп белешмәләр кирәклеге турында алданрак, җәй айларында ук кисәтеп куймыйлар икән? Югыйсә, телефоннар һәркемдә бар, анда сыйныф белән төркемнәр оештырылган, аралашып торабыз. Дәваханәдә дә ул хәтле чират булмас иде, вакыт булган саен әкренләп белешмәне әзерләр идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев