Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Кукмара вокзалыннан вагонга утыру үзе бер бәла

Сәламәтлегем какшап китеп, шактый гына Казан дәваханәсе юлында йөрергә туры килде. Кул астымда шәхси автомобилем булмагач, электр поезды белән бара идем. Әмма Кукмара вокзалыннан вагонга утыру үзе бер бәла, җәмәгать. Поезд платформага килеп туктаганчы ук ничекләр менәрмен инде дип кайгыра башлый идем, чөнки аның баскычлары шундый биек. Ярый ла гел...

Сәламәтлегем какшап китеп, шактый гына Казан дәваханәсе юлында йөрергә туры килде. Кул астымда шәхси автомобилем булмагач, электр поезды белән бара идем. Әмма Кукмара вокзалыннан вагонга утыру үзе бер бәла, җәмәгать. Поезд платформага килеп туктаганчы ук ничекләр менәрмен инде дип кайгыра башлый идем, чөнки аның баскычлары шундый биек. Ярый ла гел мәрхәмәтле кешеләр очрап, артыңнан бераз төрткәләп менгерсә. Балалы әниләр, физик мөмкинлеге чикләнгәннәр, таяк белән йөрүчеләр ничек менәдер ул поездларга, белмим. Бу проблеманы район җитәкчелеге хәл итә алмый, билгеле. Бары тик күңелемне генә бушатасым килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев