Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Кайбер элмә такталардагы язуларның хаталы бирелүенә йөрәк әрни

Кукмарабыз матурлана, бар җирдә төзекләндерү эшләре бара. Җәй көне бигрәк тә тирә-ягыңа игътибар итәсең бит ул. Кайбер элмә такталардагы язуларның хаталы бирелүе йөрәкне әрнетә. Шуларны дөрес итеп язарлык та белемебез юк мени инде безнең?! "Автомойка Аладдин", "Отелье на Спортивной", "Шәһәргә чыгу" кебек гади генә сүзтезмәләр дә хата белән язылган. Бу...

Кукмарабыз матурлана, бар җирдә төзекләндерү эшләре бара. Җәй көне бигрәк тә тирә-ягыңа игътибар итәсең бит ул. Кайбер элмә такталардагы язуларның хаталы бирелүе йөрәкне әрнетә. Шуларны дөрес итеп язарлык та белемебез юк мени инде безнең?! "Автомойка Аладдин", "Отелье на Спортивной", "Шәһәргә чыгу" кебек гади генә сүзтезмәләр дә хата белән язылган. Бу әле кайберләре генә. Безнең белемсезлегебезне, наданлыгыбызны күрсәтә бит бу. Мондый кимчелекләр поселогыбызны бер дә бизәми. Аларны бетерсәк, Кукмарабыз тагын да ямьләнеп китәр, җәйге ялга кайтучы якташларыбыз, кунаклар алдында да кызарырга туры килмәс иде.

Фирая, Кукмара

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&etext=700.KITfuvWPUEdzlYK7tJZkRhDcquPNw2hr-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk