Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әйтер сүзем бар...

Игътибарсызлык бәлагә китерергә мөмкин (Кемгә ачыйм күңелемне?)

Район үзәк дәваханәсендә түләүле хезмәтләр кассасына чиратта торам. Минем алда өлкән яшьтәге генә бер абзый кызымы, килене беләнме машина йөртү таныклыгын алыштырганда медицина тикшеренүе үтү өчен акча түли. Үзенең кулы калтырый, тиешле документка кул да куя алмый. Теге ханым ярдәм иткәч кенә кул куя алды. Кассада эше беткәч, табибларга керәбез...

Район үзәк дәваханәсендә түләүле хезмәтләр кассасына чиратта торам. Минем алда өлкән яшьтәге генә бер абзый кызымы, килене беләнме машина йөртү таныклыгын алыштырганда медицина тикшеренүе үтү өчен акча түли. Үзенең кулы калтырый, тиешле документка кул да куя алмый. Теге ханым ярдәм иткәч кенә кул куя алды. Кассада эше беткәч, табибларга керәбез дип сөйләштеләр дә, янәшәдәге невролог бүлмәсенә керделәр. Тиз чыктылар алар, башка табибларга таба киттеләр. Куллары кул куйганда да калтырап торган бу абый ничек машина руле тота ала икән соң? Табиблар шуны күрәме икән, әллә дәваханә кассасына акча кергәч аңа күз йомалармы? Дөрес аңлагыз, мин моны әлеге абыйдан көлеп әйтмим, Ходай сакласын, юлда йөргәндә күңелсезлек килеп чыкса шофер гына түгел, башкалар да зарар күрергә мөмкин бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев