Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Дәваханәдәге хәлгә шаккаттык

Шушы көннәрдә киленем белән бергә кечкенә оныкны дәваханәгә алып барырга туры килде. Андагы кешенең күплеген күрсәгез сез, шаккатарлык. Атнаның чәршәмбе көнендә аеруча мәхшәр икән. Балалар поликлиникасы ачылган вакытта биредә әниләргә балаларын имезү өчен махсус бүлмә бар иде, хәзер аны да ачмыйлар. Күкрәк баласының тамагы ача бит, берсен-берсе уздырып елыйлар. Бичара...

Шушы көннәрдә киленем белән бергә кечкенә оныкны дәваханәгә алып барырга туры килде. Андагы кешенең күплеген күрсәгез сез, шаккатарлык. Атнаның чәршәмбе көнендә аеруча мәхшәр икән. Балалар поликлиникасы ачылган вакытта биредә әниләргә балаларын имезү өчен махсус бүлмә бар иде, хәзер аны да ачмыйлар. Күкрәк баласының тамагы ача бит, берсен-берсе уздырып елыйлар. Бичара ханымнар нишләсеннәр инде: кайсы идәнгә утырып, кайсы бәдрәфтә, тәрәзә төбендә сабыйларын ашатырга мәҗбүр. Ни өчен бездә кешеләргә карата шундый битарафлык икән? Дәваханәдән кәефем кырылып кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев