Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Булганны саклап тотыйк

Мин үзем поселокның Ленин урамында яшим. Беркөнне, йомышым төшеп, Нур Баян якларын әйләнеп кайттым. Андагы башкарылган эшләрнең күплегенә хәйран калырлык, җәмәгать. 39"А" номерлы күпкатлы йорт яны бик матур: чәчәкләргә күмелгән ян бакчалары да тимер рәшәткә белән әйләндереп алынган, чыгып ял итү өчен эскәмияләр дә куелган. Тиздән йорт каршында балалар мәйданчыгы...

Мин үзем поселокның Ленин урамында яшим. Беркөнне, йомышым төшеп, Нур Баян якларын әйләнеп кайттым. Андагы башкарылган эшләрнең күплегенә хәйран калырлык, җәмәгать. 39"А" номерлы күпкатлы йорт яны бик матур: чәчәкләргә күмелгән ян бакчалары да тимер рәшәткә белән әйләндереп алынган, чыгып ял итү өчен эскәмияләр дә куелган. Тиздән йорт каршында балалар мәйданчыгы да булачак икән - анда инде махсус чирәм түшәлгән, комлы "гөмбә" урыны да әзерләнгән. Язгы-көзге пычраклар вакытында, яңгырлар яуганда чүп контейнерлары янына резин итек киеп чыгарлык иде, хәзер ул тирәдән асфальт юл уза. Шулай ук күпкатлы йортларның керү юллары да төзекләндерелә, җәяүлеләр өчен тротуарлар ясалу да бик уңай күренеш.

Тырыша бит район җитәкчелеге, рәхмәт аларга. Булганны саклап тоту хәзер һәркемнең үзеннән тора.

Светлана.

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk