Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Беренче гимназия яныннан Ленин урамына төшә торган җәяүлеләр юлын төзекләндерсеннәр иде

Кукмарабыз көннән-көн матурлана, үсә бара. Юллар төзекләндерелә, яңа балалар бакчалары ачыла, ял итү урыннары булдырыла. Ә "Олимп" боз сарае кебек биналар поселок горурлыгы саналалар. Тик шул спорт сараен төзегәндә беренче гимназия яныннан Ленин урамына төшә торган җәяүлеләр юлын ватып бетерделәр. Әле һаман да аны караучы, төзекләндерүче күренми. Менә тагын яңа...

Кукмарабыз көннән-көн матурлана, үсә бара. Юллар төзекләндерелә, яңа балалар бакчалары ачыла, ял итү урыннары булдырыла. Ә "Олимп" боз сарае кебек биналар поселок горурлыгы саналалар. Тик шул спорт сараен төзегәндә беренче гимназия яныннан Ленин урамына төшә торган җәяүлеләр юлын ватып бетерделәр. Әле һаман да аны караучы, төзекләндерүче күренми. Менә тагын яңа уку елы башланды, балалар кайдан йөрергә тиеш? Бер алга, биш артка карый-карый чак чыгып җитәсең үзәк урамга. Минемчә, боз сараен төзегәндә үк юлы да каралырга тиеш иде. Ленин урамы ягыннан "Олимп"ның ишегалдына брусчатка җәеп куйдылар да, балалар мәктәпкә йөри торган тротуарны күрүче булмады. Ике яклап машина килгәндә, бигрәк тә яңгырлы көннәрдә кая барырга да белмисең.

Кәүсәрия МИННЕГАЛИЕВА, Кукмара

фото: https://www.google.com/url?sa=i&rct=j&q=&esrc=s&source=images&cd=&cad=rja&uact=8&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk