Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Үзмәшгүльлек

Пычак җирлегеннән Илнур Кашапов бер миллион 670 мең сумлык грант откан

Шул хисапка биш тонна сарымсак һәм җир эшкәртү өчен кирәкле техника сатып алган

-Районда шәхси хуҗалыкларга терлек асраудан, ашлык игүдән тыш, яшелчәчелек белән шөгыльләнү файдалы булыр иде. Шәхси хуҗалыклардан җыелган яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне җыеп эшкәртү өчен ике кооператив оештырылды. Аларның берсе - "Кукмара Логистик" оешмасы - яшелчәләр эшкәртү һәм саклау, ә Кукмара райпосы җиләк-җимеш, яшелчәләрне эшкәртеп, консервлау өчен кирәкле җиһазлар алу максатыннан грант оттылар, - диде район башлыгы Сергей Димитриев үз чыгышларында.

Пычак җирлегендә инде моны тормышка ашыручылар да бар. Яшь фермерларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән программа нигезендә Илнур Кашаповның шәхси хуҗалыгы, мәсәлән, узган ел сарымсак үстерү һәм эшкәртү максатыннан бер миллион 670 мең сумлык грант откан. Шул хисапка биш тонна сарымсак һәм җир эшкәртү өчен кирәкле техника сатып алган. Көздән инде ике гектарда сарымсак утыртып калдырган. Моннан тыш, теплицасында кыяр-помидор, чәчәк кәлшәләре дә үстерә икән. Шушы ук җирлектә Таһир Бариев бакча җиләге үстерү белән шөгыльләнә башлады, оста умартачы буларак та райондашларыбызга яхшы таныш ул. Гомумән, бу җирлектә 6 крестьян-фермер хуҗалыгы, 9 шәхси эшмәкәр булса, Ош. Юмья җирлегендә үз эшен булдыручылар бик аз. Урта Комарда да өч шәхси эшмәкәр генә исәпләнә, алары да сәүдә итү белән шөгыльләнә. Бу якларда да пластик тәрәзәләр, тимер капка-коймалар ясаучылар булса, әлеге төр товарга сорау булмый калмас иде, җирлектә төзелешләр алып баручылар аз түгел бит. Башкаларның тәҗрибәсен өйрәнеп, суган, сарымсак, кәбестә үстереп сатарга да мөмкин. Авыр хезмәт, билгеле, әмма эш юк, дип зарланып ятканчы, нәрсә белән булса да шөгыльләнсәң, азмы-күпме акчасы керер иде. Узган ел Урта Комарда бер шәхси хуҗалыкка исәпләгәндә уртача 163 мең сумлык продукция җитештерелгән. Бу район күрсәткече - 236,5 мең сум белән чагыштырганда бик аз. Бер хуҗалыкка 600әр мең сумлык керем алган җирлекләр дә бар. Урта Комар, Ош. Юмья якларында тырыш халык яши, күмәк хуҗалык эшен дә "сытып" башкаралар. Нигә үзмәшгульлек буенча да аларга һөнәрле Туембаш, Сәрдек якларыннан калышып торырга ди?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk