Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зур Кукмара мәктәбе республика программасы буенча төзекләндерелә (фото)

Укучылар әле кайчан гына җәйге озын яллар башлануга сөенешкәннәр иде, каникуллары тәмамланырга да бер айдан азрак вакыт калып бара. Димәк, инде яңа уку елына да хәзерләнә башларга вакыт. Ә менә балаларны якты, матур сыйныф бүлмәләрендә каршы алу өчен күп кенә мәктәпләрдә төзекләндерү, буяу, чистарту эшләре инде төгәлләнеп килә. Районыбызның Зур...

Укучылар әле кайчан гына җәйге озын яллар башлануга сөенешкәннәр иде, каникуллары тәмамланырга да бер айдан азрак вакыт калып бара. Димәк, инде яңа уку елына да хәзерләнә башларга вакыт. Ә менә балаларны якты, матур сыйныф бүлмәләрендә каршы алу өчен күп кенә мәктәпләрдә төзекләндерү, буяу, чистарту эшләре инде төгәлләнеп килә.

Районыбызның Зур Кукмара, Лубян, Урта Комар, Сәрдекбаш урта мәктәпләрендә белем алучылар быел яңартылган, икенче яшьлеген кичергән мәктәпләрдә укыячаклар. Әлеге белем йортларында "Мәктәпләргә капиталь ремонт" республика программасы буенча төзекләндерү эшләре алып барыла. Шулай ук Поч.Сутер мәктәбенең спорт залы да махсус программа кысаларында яңартыла. Әлеге эшләрнең барышы белән район башлыгы Сергей Димитриев та танышты.

Зур Кукмара мәктәбенең ишегалдына керүгә, күзебез бинаның тышкы ягына төште. Район архитекторы Рушан Фәттахов тәкъдиме белән ике төрле "җылы" төскә буялган ул.

-Мәктәбебезне тиздән бөтенләй танымассыз әле, - дип каршы алды белем йортының директоры Габит Нәҗипов. - Быел бездә бик күп эшләр башкарылды: мәктәпнең, спорт залының түбәсе тулысынча алыштырылды, яңа пластик тәрәзәләр куелды. Бинаның подвал өлешендә канализация челтәре, суүткәргеч торбалар яңартылды. Бәдрәфләргә дә куанып бетә алмыйбыз - анда барысы да яңа, юынгычларның краннарыннан җылы һәм салкын су килү аеруча сөенечле. Киенү-чишенү бүлмәсендә урын тар иде, шунлыктан, ул өлешне дә бераз зурайтып эшләргә туры килде. Сыйныф бүлмәләре исә укытучылар, әти-әниләр комитеты белән бергәләп яңартыла: түшәмнәр акшарлана, стеналарга обойлар ябыштырыла, идәннәр буяла. Киләчәктә мәктәпнең 1970 елда төзелгән өлешендә электр чыбыкларын да алыштырырга ниятлибез.

Төзекләндерү эшләренә районыбызның Раниф Сәлмәнов җитәкчелегендәге "Ремстроймонтаж" оешмасы алынган. Смета бәясе - 10 миллион сумнан артык.

-15 августка эшне тулысынча төгәлләргә планлаштырабыз, - ди төзелеш оешмасы прорабы Илдар Зәйнетдинов. - Хәзерге вакытта төп эш фронты бинага керү өлешендә алып барыла. Ишек яңаклары сылап агартыла, идәннәргә плитә җәелә, фасадның түбәсе эшләнә.

Эшче куллар зур ремонт вакытында аеруча күп кирәк ул. Шуның өчен мәктәпнең техник персоналы да, укытучылар коллективы да читтә калмаган: барысы да бердәм булып төзүчеләргә булышалар.

-Ручка-карандашларны, китап-дәфтәрләрне буяу пумалаларына, чиләк һәм чүпрәкләргә алыштырдык. Бик теләп эшлибез. Үзебез, үзебезнең балалар өчен бит, - диләр алар. - Мәктәбебезнең инде шактый еллар ремонт күргәне юк иде. Монысы өчен бик сөендек. Республика һәм район җитәкчелегенә, төзүчеләргә рәхмәт.

Җитәкчеләрне, эшмәкәрләрне, гомумән, барлык чыгарылыш укучыларын үзләре тәмамлаган уку йортларына ярдәм кулы сузуга җәлеп итү максатында оештырылган "Үз мәктәбеңә булыш!" дигән республикакүләм акция быел да дәвам итә. Зур Кукмара мәктәбен тәмамлаган Раниф Сәлмәнов, Илдар Зәйнетдинов, Халит Нәҗиповлар аның кысаларында спорт залы һәм коридорларны буяу, төзекләндерү өчен төзелеш материаллары белән ярдәм итәргә өлгергәннәр.

-Башка чыгарылыш укучыларына да мөрәҗәгать итәргә дип торабыз. Чөнки аларның һәркайсының ярдәме бик мөһим, - ди мәктәп директоры Габит Нәҗипов.

Үзләре белем алган мәктәпләргә булышырга теләүчеләр райондашларыбыз, якташлар арасында, чыннан да, юк түгелдер. Активрак булсак иде. Ил төкерсә - күл була, дигәнне дә онытмыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев