Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зәңгәр бишмәт хатирәсе

Кышның салкын бер көнендә йокыдан торуыма әни миңа базардан зәңгәр төстәге, якасы тукымадан тегелгән өр-яңа бишмәт алып кайтып бирде (пальто дип әйтсәң, дөрес булмас). Шул очсыз гына бишмәт минем өчен балачакның бик кадерле бер хатирәсе булып күңелгә кереп калды. Гаиләбез зур - алты бала. Әти генә эшли, каян акча җиткерәсең:...

Кышның салкын бер көнендә йокыдан торуыма әни миңа базардан зәңгәр төстәге, якасы тукымадан тегелгән өр-яңа бишмәт алып кайтып бирде (пальто дип әйтсәң, дөрес булмас). Шул очсыз гына бишмәт минем өчен балачакның бик кадерле бер хатирәсе булып күңелгә кереп калды.

Гаиләбез зур - алты бала. Әти генә эшли, каян акча җиткерәсең: ашарга аласыңмы, киенәсеңме. Абый-апалардан калган киемнәрне киеп йөргәнгә, яңа кием минем өчен зур куаныч иде. Яңалык белән бүлешәсем килде. Тиз генә яңа бишмәтне эләктереп, күршедә торган дус кызыма чаптым. Фамилиясе Мукамаева булганга, мин аңа Мокамай дип кенә эндәшә идем. Мин кергәндә ул суга барырга җыена, мин дә аңа иярдем. Авыру әнисе, дүрт сеңлекәше булганга, бөтен эш аңа йөкләнә. Без килгәндә колонка әллә суыктан каткан, әллә ватылган иде. Мин көянтәләремне алып чыктым да, чишмәгә төшәргә булдык. Шунысы начар, чишмә белән безнең бистә арасында тауны гына түгел, тимер юлны да аркылы чыгасы бар. Кайвакыт берничә вагон астыннан көянтәләр белән үрмәләп чыгарга туры килә. Тулган чиләкләрне курка-курка гына алып чыкканда, я поезд кузгалып кычкыртып җибәрә, я вагоннар ямьсез тавышлар чыгарып тартылып куя. Куркудан ничек чыгып җиткәнне белмичә дә кала идек.

Дәлфирә ГАЛИМОВА

Язма тулысы белән "Хезмәт даны" газетасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев