Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юридик белемең юк икән – адвокатың булу яхшы

Махсус юридик белеме булмаган кеше, судта хокукларын якларга туры килә икән, хаклык аның ягында һәм үз файдасына хәл ителер дип уйласа да, үз мәнфәгатьләрен нәтиҗәле итеп яклап чыга алмаска мөмкин. Россия Конституциясе нигезендә россиялеләр квалификацияле юридик ярдәм алуга хокуклы. Әмма мондый ярдәм өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә - адвокаткамы, юристкамы? Газета...

Махсус юридик белеме булмаган кеше, судта хокукларын якларга туры килә икән, хаклык аның ягында һәм үз файдасына хәл ителер дип уйласа да, үз мәнфәгатьләрен нәтиҗәле итеп яклап чыга алмаска мөмкин. Россия Конституциясе нигезендә россиялеләр квалификацияле юридик ярдәм алуга хокуклы. Әмма мондый ярдәм өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә - адвокаткамы, юристкамы? Газета укучыбыз Фәния Камаева юллаган бу сорауга 2нче суд участогының җәмәгать судьясы консультанты Зөлфия Низамиева тәфсилле җавап бирде.

-Әлбәттә, һәрбер адвокат - юрист. Ә инде һәрбер юрист адвокат була алмый. Бу статус Россия Федерациясе адвокатлар палатасының квалификацион комиссиясе карары белән бирелә. Адвокатларның эшчәнлеге шул хактагы закон нигезендә башкарыла. Җинаять эше буенча яклау бары тик адвокатка (яклаучы) гына тапшырыла. Әгәр гаепләнүченең килешү буенча яклаучы яллау мөмкинлеге юк икән, аңа бюджет чыгымнары хисабыннан адвокат билгеләнә. Гаепләнүче 18 яшькә җитмәгән булса, судта аның законлы вәкиленең катнашуы мәҗбүри. Гадәттә, әтисе яки әнисе катнаша, алар булмаса - социаль педагог яисә опека һәм попечительлек органы вәкиле. Җинаять эше каралганда шулай ук зыян күрүчеләр һәм гражданлык дәгъвачылары үз вәкилләрен чакырырга хокуклы. Гаепләнүченең яклаучысыннан аермалы буларак, әлеге вәкилләргә закон тарафыннан квалификация һәм белем буенча таләпләр куелмый.

Гражданлык процессында дәлилләү авырлыгы ике якка да ята. Шуңа күрә аз булса да юридик белеме булмаган кешегә үз таләпләренең яки ризасызлыгының нигезле булуын раслау бик кыен. Шул ук вакытта гражданлык процессында адвокатның булуы мәҗбүри түгел. Эшне алып бару буенча вәкаләтләрен тиешенчә рәсмиләштергән, эшкә яраклы (юридик хокуклы) зат кына судта вәкил буларак катнаша ала.

-Ә кемнәр мондый хокукка ия түгел?

-Балигъ булмаган яки тәрбиядә (опека һәм попечительлектә) торучы затлар, адвокатлар коллегиясеннән чыгарылган затлар, шулай ук судьялар, тикшерүчеләр һәм прокурорлар (әгәр аларның суд яки прокуратура вәкиле, яки законлы вәкил буларак чыгыш ясаулары каралмаган булса) вәкил була алмый. Вәкиллелек килешү нигезендә (вәкил һәм вәкил хезмәте кирәк булган зат арасында) һәм башка төрле булырга мөмкин.

-Оешмаларда юристконсульт булып эшләүчеләргә адвокатлар коллегиясе әгъзасы булу тиешме?

-Юк. Алар судта үзләре эшләгән оешманың мәнфәгатьләрен яклыйлар. Гомумән, судта вәкил булып оешманың теләсә кайсы хезмәткәре катнаша ала, моңа эшне алып бару өчен вәкаләтнең (ышаныч кәгазе) тиешенчә рәсмиләштерелгән булуы гына кирәк.

-Вәкилнең вәкаләтләре ничек билгеләнә?

-Вәкаләтләр суд утырышы беркетмәсендә күрсәтелеп, телдән әйтелергә яки ышаныч белдерүченең язма гаризасында билгеләнергә мөмкин. Вәкилнең хезмәте өчен откан як түли.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА язып алды

фото pozdravish.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X