Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юлларда өзелгән яшь гомерләр

Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, Рәсәй юлларында көн саен дистәләгән кешенең гомере өзелә. Агымдагы елның ун аенда республикада 4233 һәлакәт теркәлеп, аларда 584 кеше һәлак булган, 5345 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Кукмара районында быел 44 бәхетсезлек очрагында 9 кешенең гомере өзелгән, 47 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Узган елның июль аенда...

Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, Рәсәй юлларында көн саен дистәләгән кешенең гомере өзелә. Агымдагы елның ун аенда республикада 4233 һәлакәт теркәлеп, аларда 584 кеше һәлак булган, 5345 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Кукмара районында быел 44 бәхетсезлек очрагында 9 кешенең гомере өзелгән, 47 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.

Узган елның июль аенда атна-ун көн эчендә районда җиде кешенең үлеменә китергән өч һәлакәт булды.

"Исерек шофер балабызның башына җитте"

...2012 елның 1 июле Югары Шөн авылында яшәүче Пуаевлар гаиләсенә мәңге онытылмаслык йөрәк ярасы, кайгы-хәсрәт алып килә. Иртәнге сәгать дүртенче яртылар тирәсендә Мамадыш-Кукмара юлында килеп чыккан юл фаҗигасендә аларның 23 яшьлек уллары Олегның гомере өзелә. Һәлакәттә җиденче модельле "ВАЗ" автомобиле белән "Нива" бәрелешә. Бәхетсезлек очрагында дүрт кеше һәлак була.

-Балалар белән бергәләп өстәл артында чәй эчтек тә, алар юлга кузгалдылар, без ирем Николай белән фермага эшкә киттек, - дип искә ала ул көнне Елизавета ханым Пуаева. - Олег энесе Алексей белән минем бертуган энем Юрийны Казанга баручы иртәнге электричкага илтергә тиеш иде. Юлда аларга Иске Каенсардан да ике кеше утырган. Әсән-Елга авылы тирәсендә боларның машинасына "Нива" килеп бәрелә һәм дөрләп яна башлый. Руль артындагы улыбыз Олег белән Юрийның гомерләре шул урында ук өзелә. Фаҗига сәбәпчесе - исерек шофер (экспертиза аның канында 3 промильгә якын алкоголь күләмен ачыклый - авт.) белән аның янындагы хатын да үлә. Һәлакәт турында безгә фаҗиганең шаһите булган авылдашыбыз хәбәр итте. Ул урынга барып җиткәнче эчемдә җаным булмаса да, исәндер әле, дип өметләндем. Кая ул?! Андагы тимер-томыр өемендә икенче улым белән юлчылар ничек исән калгандыр, белмим. Кысылудан изелеп беткән Олегымның җансыз гәүдәсен, андагы мәхшәрне күреп тораташтай катып калдым.

Бәрелү шул дәрәҗәдә көчле була ки, коткаручылар шофер егетнең гәүдәсен автомобиль эченнән аның ишеген кисеп көч-хәл белән алалар. Бер генә сынмаган, бер зыян күрмәгән җире дә булмый аның. Кан саркып торучы, могҗиза белән генә исән-сау калган пассажирларны исә ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы район үзәк дәваханәсенә алып китә.

-Олегым 27 июньдә Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенең инженер-механик бүлеген тәмамлап, кулына диплом гына алып кайткан, "Әсәнбаш" агрофирмасына эшкә урнашкан иде, - дип сүзен дәвам итә Елизавета апа. - Мәктәптә яхшы билгеләргә генә укыган улыбыз академиядә дә йөзгә кызыллык китермәде, укытучылар да мактап бетерә алмыйлар иде. Бигрәкләр дә акыллы, тәртипле булды ул, эчү-тартуны белмәде, тәртипсезләнеп йөрмәде - гомере генә бик иртә өзелде шул. Казанда укыганда авылга ике атнага бер кайта, ишектән керүгә үк: "Әнием, мин өйдә", - дип кочаклап ала иде. Балакаемның һәр сүзе, һәр хәрәкәте әле бүгенгедәй күз алдында. Олег белән бер машинада булган энем Юрийга да 43 яшь кенә иде, аның тормыш иптәше, ике баласы калды. Киленебез Алевтина, һәлакәттән соң озак тормады, балаларын алып Комар авылында берьялгызы яшәүче әнисе янына китте. Алар белән бергә булган икенче улыбыз Алексейны Ходай саклап калгандыр инде. Аны да югалтсак, моның кадәр хәсрәтне күтәрә алмас идек...

Бүгенге көндә Пуаевлар гаиләсенең төп юанычы - Алексейның кечкенә кызы Ольга. Өй тутырып йөри, үзенчә ниләрдер сөйли бәләкәй кызчык.

-Улыбыз вахта белән Мәскәүгә китеп эшли. Ул кайтып күзгә күренгәнче барыбыз да ут йотып торабыз, - ди әни кеше. - Исән-сау булып, киленебез Наталья белән балаларын үзләре тәрбияләп үстерә күрсеннәр.

Фаҗигадә улларын югалту ачысыннан зар елаучы гаиләнең кайгысына тырыш хезмәт, хәләл акча белән сатып алынган автомобиль өчен иминиятләү акчасын кайтара алмау да өстәлә. "Нива" автомобиленең ОСАГО вакыты чыккан булганлыктан, зыян күрүче як бер тиен дә акча ала алмый.

-Юлга ничек исерек хәлдә чыгарга кирәктер инде ул, аңламыйм, - дип күз яшьләренә буыла Елизавета Пуаева. - Өстәвенә транспортың да техник күзәтү узмаган, иминиятләнмәгән килеш бит ул. Юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмаучылар гаебе белән әнә шулай бер гөнаһсыз кешеләрнең гомерләре өзелә, күпме кайгы-хәсрәт килә - шуңа йөрәк әрни.

"Балалар көн саен әтиләренең кайтуын көтә"

Узган елның июле районыбыздагы тагын өч гаиләне хәсрәт утына сала. 9 июль көнне ундүртле "ВАЗ" машинасының юлдан Үрәсбаш авылына таба борылучы КамАЗга бәрелүе нәтиҗәсендә әтиле-уллы Василий һәм Константин Тулубьевларның гомерләре өзелә.

-Константинга 32 генә яшь иде әле, - ди хатыны Алсу. - Ерак юлларга йөрүдә эшләде. 8 июльдә Белоруссиядән кайтты ул. Икенче көнне Яр Чаллыга барып, үзе белән бергә эшләүче егеткә бераз күрсәтмәләр бирәм дә, ун көн ял алам, дигән иде. Ике бүлмәле фатир сатып алып, Костяның ялында анда күченергә уйладык. Ул исә тиешле урынына барып та җитә алмады, Үрәсбаш авылы тирәсендә килеп чыккан фаҗигадә, безне ташлап, мәңгелеккә китеп барды. Дөнья шулай икән ул - бер көнне кеше бар, икенче көнгә - юк. Бар хыяллар җимерелде, дүрт бала белән берьялгызым калдым.

Алсу Лезина, күзләренә тыгылган яшьне эченә йотып, ире хакындагы хатирәләрне барлады:

-Константинны искә төшермәгән бер генә көнебез дә юк. Рейска чыккан саен безне сагынып кайта, балаларга дип ниләр генә сатып алмый иде ул! Константин беренче иремнән булган алтынчы һәм җиденче сыйныфларда укучы балаларымны - Рәмзил белән Рәмзияне дә үзенекеләр шикелле яратты. Игезәкләр белән дә уйнап туймый иде. Зарина белән Замир ул үлгәндә бик кечкенә - 2,5 яшьлек кенә булып калдылар. Әтиләрен хәтерләмиләр дә диярлек, әмма һаман да эштән кайтыр, дип көтәләр. Бераз аңлый башлагач, дөресен сөйләрбез, дип торабыз. 5 октябрьдә кечкенәләребезнең туган көннәрен билгеләп үттек: түгәрәк өстәлебездә әтиебез генә юк иде шул...

Һәлакәткә очраган көнне автомобильдә Константинның бертуган абыйсы Алик та була. Бик авыр хәлдәге ир-егетнең гомерен табиблар көч-хәл белән саклап кала.

-Иртәнге сәгать тугызлар тирәсендә өчесен бергә юлга озаттым, - ди Алсу. - Рульдә - әти, аның янәшәсендә ирем, арттагы утыргычта Алик иде. Ярты сәгатьләп вакыт узгандырмы-юкмы, фаҗига турында хәбәр иттеләр. Анда ничек барып җиткәнебезне томан аша гына хәтерлим. Константинның йөрәге шартлаган, умыртка баганасы сынып беткән, диделәр. Юл йөрү кагыйдәсен бозып, юлны тиешсез урыннан чыккан КамАЗ шоферы әнә шулай безне бәхетсез итте. Ярый әле Алик исән-сау. Аның да өч баласы бар бит!

Алсу әнисе белән бергә яши. Кызының балаларын тәрбияләүдә Фәимә ханымның өлеше чиксез зур. Әйе, тормыш дәвам итә, балалар үсә, әмма яралы йөрәкләрнең генә сызлавы басылмый...

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов:

-Юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмау, тиешле таләпләрне үтәмәү нәтиҗәсендә фаҗигаләр саны артканнан-арта. Кукмара районында да соңгы ун ай эчендә үлем һәм тән җәрәхәтләре алу белән бәйле 44 бәхетсезлек очрагы булды. Һәлакәткә китерүче төп сәбәпләр булып тиешле тизлекне сакламау (17 очрак), узып китү (7 очрак), урам чатларын үтү ( 5 һәлакәт), җәяүлеләрнең кагыйдәләрне үтәмәве тора. Автомобильгә утырып юлга чыкканда үзең турында гына түгел, ә иң беренче чиратта пассажирлар һәм тирә-юньдәгеләрнең иминлеген уйларга кирәк.

Алсу ИДРИСОВА. Фотода Олег Пуаев әнисе Елизавета ханым белән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk