Юллар салу... авылларны саклап кала
Республикада авыл юлларын төзекләндерүгә аеруча зур игътибар бирелә. Бактың исә, әлеге эшчәнлек буенча Россия төбәкләрендә Татарстанга тиңнәр юк икән. Россия Хөкүмәте рсепублика җитәкчелегенең бу эшчәнлеген бик югары бәяли... Теге яки бу җирлекнең икътисади үсешен тәэмин итү өчен, беренче чиратта, инфраструктураны камилләштерү сорала. Республика авылларын саклап калу проблемасы аеруча кискен торган...
Республикада авыл юлларын төзекләндерүгә аеруча зур игътибар бирелә. Бактың исә, әлеге эшчәнлек буенча Россия төбәкләрендә Татарстанга тиңнәр юк икән. Россия Хөкүмәте рсепублика җитәкчелегенең бу эшчәнлеген бик югары бәяли...
Теге яки бу җирлекнең икътисади үсешен тәэмин итү өчен, беренче чиратта, инфраструктураны камилләштерү сорала. Республика авылларын саклап калу проблемасы аеруча кискен торган чорда исә бу эшчәнлекнең әһәмияте тагын да арта. Авыл җирлекләрендәге иң мөһим проблемаларның берсе исә гомер-гомергә юлсызлык мәсьәләсе булды. Нәкъ менә шуңа күрә Татарстан җитәкчелеге авылларны сыйфатлы юллар белән тәэмин итүгә зур игътибар бирә башлады да инде. Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән коллегиясендә дә бу темага аеруча зур басым ясалды.
2016 елда 44 авыл юллы булачак
Бактың исә, Россиядә авыл юлларын төзекләндерүгә иң зур әһәмият бирүче төбәк - Татарстан икән. Бу эшчәнлек буенча республикабыз Россиянең башка регионнары өчен дә үрнәк булып тора. Моның шулай булуын Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин ассызыклады.
- Авыл юлларын камилләштереп, сез бик дөрес эшлисез. Хәтерләсәгез, бу программа Россиядә берничә ел элек гамәлгә керде. Аның төп максаты - Россиядәге 115 кешедән күбрәк халык яши торган һәр торак пунктны сыйфатлы юллар белән тәэмин итү дип билгеләнде. Ник дигәндә, транспорт инфраструктурасы һәр россияле өчен уңайлы булырга тиеш. Илдә андый авыллар саны якынча 50 мең дип исәпләнә. Татарстан исә бу программаны тормышка ашыру буенча алыштыргысыз беренче урынны тота, - дип ассызыклады җитәкче.
Моны аңлау өчен саннарга күз салу да җитә. Мәсәлән, 2015 елның 1 гыйнварына республикадагы 3076 торак пунктның нибары 681е генә юлсызлыктан интеккән. Бу - республикадагы барча торак пунктларның 22 проценты дигән сүз.Татарстандагы начар юлларның гомуми озынлыгына килгәндә исә, ул якынча 1500 километр дип билгеләнгән булган.
Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин сүзләренә караганда, 2015 елда барлыгы 62 авыл һәм бистә халкы сыйфатлы юлларга тиенгән. 2016 елда исә андый торак пунктлар саны тагын 44 кә артырга тиеш. Аларның 20 дән артыгын федераль субсидияләр исәбенә төзәтергә җыеналар.
Шунысы мөһим: авыл юлларын төзәтү дигәндә, аларны төбәк юллары белән тоташтыру гына күздә тотыла дип санау дөрес түгел. Министрлык авыл эчендәге юлларны ремонтлауга да зур игътибар бирә. Мәсәлән, быел барлыгы 474 авыл урамына каты өслекле юл җәелергә тиеш. 591 урамда исә асфальт юлны ремонтлау эшләре башкарылачак.
Юллар булса, тормыш бар
Чыннан да, юлларны төзекләндерү теге яки бу районның икътисади күрсәткечләренә турыдан-туры тәэсир итә. Кайбер очракларда юллар салу авылларны саклап калырга да ярдәм итә икән хәтта. Мәсәлән, 2014 елда Теләче районының Олы Нырсы, Кара Баян һәм Тәмте авылларын тоташтыра торган юлларга асфальт салынган. Бу исә әлеге торак пунктларда өр-яңа тормыш башланып китүгә сәбәп булган.
- Кара Баян һәм Тәмте авыллары бетә баручы торак пунктлар булып саналалар иде. Әлеге асфальт юл исә бу салаларга яңа сулыш өрде. 2014-2015 елларда гына да әлеге авылларда шәхси йортлар салу өчен 40 тан артык җир кишәрлеге сатылды, - дип белдерде Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов.
Җитәкче китергән мәгълүматларга караганда, 2010 елда Теләче районындагы 53 торак пунктның 25 е генә юллар белән тәэмин ителгән булса, быел андый авыллар саны 40 ка җиткән. Шул рәвешле, хәзерге вакытта район халкының 98 проценты юллар белән тулысынча тәэмин ителгән торак пунктларда гомер кичерә икән. Өстәвенә, районда машиналы затлар саны да бермә-бер арткан.
Бактың исә, авылларда юллар төзү авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә теләүчеләр санын да арттырган икән.
- 2011 елда районда крестьян-фермерлык хуҗалыклары үсешенә зур игътибар бирелә башлады. Без исә 14 шундый хуҗалыкны махсус юллар белән тәэмин иттек. Билгеле булганча, терлекчелек комплекслары һәм гаилә фермаларына юллар салу зур социаль әһәмияткә ия. Беренчедән, бу эшчәнлек әлеге авылларда яшәүчеләрнең тормышын яхшырта, икенчедән, малларга азык ташу һәм җитештерелгән продукцияне сатуны бермә-бер җиңеләйтә. Авылларда үз эшен ачып җибәрүче яшьләр саны арту исә бу программаның ни дәрәҗәдә файдалы булуын ассызыклый, - дип уртаклашты район башлыгы.
Гомумән алганда, 2015 елда Татарстанда юлларны төзекләндерүгә 27,2 миллиард сум акча тотылган. Аларның 23,2 миллиард сумы - республика казнасыннан булса, 2,9 миллиарды исә федераль бюджет чаралары. Бу эшчәнлектә моношәһәрләрне камилләштерү буенча федераль үзәк һәм муниципаль юл фондлары акчалары да кулланылган.
Рәмзия ЗАКИРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев