Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юл һәлакәтендә ике баланың гомере өзелгән

Бүген, 20 августта, Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәтендә ике бала: 15 яшьлек кыз һәм 10 яшьлек малайның гомере өзелгән. Һәлакәт 9:45 сәгатьтә "Әлмәт-Лениногорск" - "Әлмәт-Чупай" автомобиль юлы чатында булган. Беренчел фаразлар буенча, Scania йөк машинасының 52 яшьлек йөртүчесе, икенче дәрәҗәдәге юлдан хәрәкәт итеп, чатта юл бирми һәм 47 яшьлек кеше идарә...

Бүген, 20 августта, Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәтендә ике бала: 15 яшьлек кыз һәм 10 яшьлек малайның гомере өзелгән.

Һәлакәт 9:45 сәгатьтә "Әлмәт-Лениногорск" - "Әлмәт-Чупай" автомобиль юлы чатында булган. Беренчел фаразлар буенча, Scania йөк машинасының 52 яшьлек йөртүчесе, икенче дәрәҗәдәге юлдан хәрәкәт итеп, чатта юл бирми һәм 47 яшьлек кеше идарә итүендәге "Лада Калина" машинасы белән бәрелешә. Анысы Чупай авылы ягыннан Әлмәткә таба хәрәкәт иткән була. шуның аркасында "Лада Калина" тагын бер автомобиль - икенчел дәрәҗәдәге юлда башкаларга юл бирү өчен тукталган Lifan белән бәрелешә.

Һәлакәт аркасында "Лада Калина"ның балигъ булмаган ике пассажиры урында ук вафат була. Йөртүче һәм тагын бер пассажиры хастаханәгә озатыла.
15 яшьлек кызның куркынычсызлык каешын эләктермәве, ә малайның махсус креслога утырмаган булуы ачыкланган. ЮХИДИ хезмәткәрләре фикеренчә, балаларның үлеменә шулар да сәбәпче булган. Чөнки автомобильнең кузовы җитди җимерелмәгән.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk