Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Юк”ны сылтау итмичә

21 декабрьдә көн кыскарып тукталганнан соң, без Яңа ел бәйрәмнәрен үткәргән арада, ул кабат 45 минутка озаерга да өлгергән икән. Димәк, көннәр язга таба авышты, кыр эшләренә җиң сызганып хәзерләнергә вакыт җитте дигән сүз. Узган атнада "Восток" хуҗалыгында булып узган семинар-киңәшмә дә язга хәзерлек һәм терлекчелектә малларны кышлатуны нәтиҗәле дәвам...

Әлеге хуҗалык үзе җитештергән продукцияне сату хисабына көн күрә. Көндәлек проблемалар чыгып торса да, икътисадый хәлләрен начар дияргә җирлек юк: узган ел игенчелек һәм терлекчелек продукцияләре сатудан 71 миллион сумнан күбрәк акчалата керем алынган, шуның 14 миллион сумы - саф табыш. Елны 19 процент рентабельлелек белән төгәлләгәннәр. Шуның хисабына салымнар, хезмәт хаклары һәм башка түләүләр буенча вакытында исәп-хисап ясап барыла. Уртача айлык хезмәт хакы 9100 сум тәшкил итә.
-Востоклылар үрнәгендә без, әгәр җирдән, хуҗалык объектларыннан, терлекләрдән, техникадан нәтиҗәле файдалансаң, үз көчең хисабына яшәп булганын күрәбез. Электр энергиясенә, минераль ашламаларга, ягулыкка, техникага бәяләр туктаусыз артып торган заманда да алар хезмәтне табыш алырлык итеп оештыра беләләр. Бу, әлбәттә, беренче чиратта кеше факторына бәйле, - дип билгеләп үтте район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, фермалардагы, машина-трактор паркындагы хәлнең торышы белән танышып чыккач.
Яшь булса да, инде саллы тәҗрибә туплап килүче, җитдилеге, җаваплылыгы белән аерылып торучы хуҗалык җитәкчесе Сергей Димитриев үз тирәсенә ышанычлы команда туплый алган. Башкаручы директор Алексей Леонтьевның, баш белгечләр - зоотехник Радик Мәликов, ветеринария табибы Радик Герасимов, агроном Илгиз Әминов, инженер Мәгъсүм Хантимеров һәм башкаларның уртак максат куеп эшләүләре нәтиҗәсендә һәр тармакта тәртип булдырылган. Язгы кыр эшләренә дә көздән үк хәзерлек башланган. 200 тонна аммиак суы, 80 тонна катлаулы ашлама сатып алганнар, җитәрлек күләмдә чәчүлек орлык хәзерләгәннәр. Техника ремонты да график нигезендә башкарыла. Авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерү өчен 7 кешелек бригада булдырылган. Кырда эшләр төгәлләнүгә, алар иң элек тырма, культиватор, катокларны сафка бастырганнар. Яңа ел алдыннан чәчкечләргә чират җиткән. Машина-трактор паркында салкын көннәрдә дә эш тукталырга сәбәп юк: ремонт мастерскойларында, диспетчер бүлмәсендә утын ягып җылытыла торган мичләр ясап куйганнар. Чүп-чар, иске тәгәрмәч резиналары да мичкә ягу өчен ярап куя. Биредә һәр нәрсәгә хуҗаларча мөнәсәбәт сизелеп тора. Узган ел 16 миллион сумлык яңа техника сатып алганнар. Аларның барысын да түбә астына - ябык бинага урнаштырганнар. Ныклы учет булдырылган. Техника нинди эшкә билгеләнгән, күпме ягулык тоткан, парктан кайчан чыгып китеп, кайчан кайткан - барысы да диспетчер тарафыннан аерым кенәгәләргә билгеләп барыла.
Сакчыл куллану нәтиҗәсендә техниканың нык искергәннәре дә хуҗаларына игелекле хезмәт күрсәтә. Бу үз һөнәренең остасы булган механизаторларның тырышлыгына да бәйле. Нәтиҗәдә ел саен кыр эшләрен үз көчләре белән вакытында башкарып чыгалар, сыйфат ягын да аксатмыйлар. Узган ел бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 34,3 центнер, бәрәңгедән 180, терлек азыгы культураларыннан 25,5 центнер уңыш җыеп алганнар. Ныклы азык базасы булдыру терлекчелектә мул продукция алырга мөмкинлек бирә. Бүген востоклылар һәр сыердан көнгә уртача 16 килограммнан артык сөт савалар, терлекләрдән тәүлеккә уртача 850-900 грамм үсеш алалар. Терлекчелекне табышлы тармакка әверелдерү өчен мул продукция җитештерү белән беррәттән, чыгымнарны киметү дә мөһим шартларның берсе булып тора. Биредә 1 центнер сөтнең үзкыйммәте 872 сум булса, аны 1304 сумга саталар. Шулай итеп, һәр килограмм сөт 4 сум 32 тиен табыш китерә, сөтчелек тармагының рентабельлелеге 49,6 процент тәшкил итә. Ит җитештерүдән дә табыш алалар, аның бер центнеры өчен 7252 сумлык чыгымнар тотыла, 7409 сумнан сатыла. Резедә Бәшәрова җитәкләгән Тарлау фермасында, Расим Садыков җитәкчелегендәге Түбән Шәмәрдән комплексында ныклы хуҗа кулы сизелә. Утарлар салам эскертләре, печән төргәкләре белән тулы, абзарлар чиста, коры. Гади генә шартларда да югары күрсәткечләргә ирешерлек итеп эшлиләр. Шул ук вакытта хезмәт шартларын яхшырту, фермаларны төзекләндерү өчен ел саен шактый зур чыгымнар тотыла.
-Узган ел фермаларда 8 миллион 200 мең сумлык ремонт-реконструкция эшләре башкарылды, -ди Сергей Димитриевич.
Бу чыгымнар үзен аклый. Кыш уртасында һәр сыердан бер пот сөт саву, терлекчелектән узган ел барлыгы 50 миллион сумнан артык акчалата керем алу шул хакта сөйли. Яңа мал абзарлары төзиләр, техника сатып алалар, димәк, киләчәкләре өметле дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X