Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Югары белемле яшь белгечләргә төрле кызыксындыру чаралары каралган

Уку йортларын тәмамлап, үз һөнәрләре буенча эш таба алмый йөрүче яшьләр шактый. Әмма шул ук вакытта кайбер хуҗалык тармаклары яшь белгечләргә кытлык кичерә. Төзелеш өлкәсе, оешма-предприятие, авыл хуҗалыгында да инде өлкәнәеп баручы остазларны алыштырырга яшьләр җитми. Күптөрле кызыксындыру чаралары да күрсәтелә бит, югыйсә... -Мәгариф өлкәсендә 35 яшькә кадәрге 171 яшь...

Уку йортларын тәмамлап, үз һөнәрләре буенча эш таба алмый йөрүче яшьләр шактый. Әмма шул ук вакытта кайбер хуҗалык тармаклары яшь белгечләргә кытлык кичерә. Төзелеш өлкәсе, оешма-предприятие, авыл хуҗалыгында да инде өлкәнәеп баручы остазларны алыштырырга яшьләр җитми. Күптөрле кызыксындыру чаралары да күрсәтелә бит, югыйсә...

-Мәгариф өлкәсендә 35 яшькә кадәрге 171 яшь кадр эшли, шуларның алтысы районыбыз мәктәпләренә узган ел кайтты. Махсус урта яисә югары уку йортларында белем алып, үз эшчәнлекләрен мәгариф өлкәсендә башлап җибәрергә теләгән яшь белгечләргә өч ел дәвамында минималь окладның 20 проценты күләмендә өстәмә акча түләнә. Әмма белгечнең өч ай эчендә эшкә урнашкан булуы шарт, - ди район мәгариф идарәсенең кадрлар буенча белгече Энҗе Хаҗиәхмәтова.

Яшь һөнәр ияләрен мәктәпләргә җәлеп итү максатыннан, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан төрле конкурслар да оештырыла. "Безнең яңа укытучы" грантын алуга ирешкән яшь укытучылар исә ай саен төп хезмәт хакларына өстәмә акча ала. Район мәгариф идарәсе методисты Миләүшә Бакланова сүзләренә караганда, 2011 елдан бүгенге көнгә кадәр районда җиде яшь белгеч әлеге грантка ия булган. Узган ел бу зур бүләкне Зур Кукмара мәктәбенең физика укытучысы Рамил Нигъмәтуллин, Ядегәр мәктәбенең математика укытучысы Рәмис Нуриевлар алган.

Ә менә район үзәк дәваханәсенә соңгы өч елда сигез яшь табиб эшкә кайткан.

-Медицина өлкәсендә белем алучы студентларыбыз да, уку йортларын тәмамлаганнан соң Кукмарага эшкә кайтырга теләк белдерүчеләр дә күп, - ди дәваханәнең баш табибы Равил Халиев. - Хезмәт юлларын районда башлап җибәргән яшь белгечләргә хөкүмәт тарафыннан 21 мең сум (подъемный) акча бирелә. Шулай ук үзебез дә бер тапкыр 25 мең сумга кадәр акча түлибез, яшь табибларның хезмәт хакларына да өстәмә түләү каралган. Татарстанның Министрлар Кабинеты карары белән яшь кадрларга торак шартларын яхшырту өчен грантлар да бирелә. Әлеге бәйгедә яшәү урыны булмаган, торакка мохтаҗ 35 яшькә кадәрге һәр белгеч катнаша ала. Төп шарт булып табибның үзе эшли торган учреждение белән биш еллык килешү төзүе тора.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә яшь кадрларга, аеруча югары белемле агрономнар, зоотехник, мал табиблары, механизаторларга сорау һәрчак зур. Заманча, компьютер белән җиһазландырылган куәтле техникаларны иярләү өчен нәкъ менә яңа мәгълүмати технологияләрне тирәнтен белгән, теоретик һәм практик белемнәргә ия булган яшь белгечләр кирәк.

-Югары уку йортларын тәмамлап, хуҗалыкларга эшкә кайткан яшь белгечләргә хөкүмәттән 100 мең сум, ә техникум белеме булганнарга 50 мең сум башлангыч түләү (подъемный) каралган. Шулай ук бер ел дәвамында югары белемле белгечләрнең төп хезмәт хакына ай саен минималь оклад күләмендә өстәмә түләнә, грантлар алу, шулай ук торакка мохтаҗ булганнарга авылны социаль үстерү программасы буенча торак төзергә субсидияләр, ташламалы кредитлар алу мөмкинлеге дә бирелә. Тагын шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: әгәр авыл хуҗалыгы предприятиесенә белгеч кирәк икән, чыгарылыш укучысы белән алдан килешү төзи дә, ул югары уку йортында белем алганда ай саен аңа 10 мең сум стипендия түләп тора. Әлеге стипендиянең биш мең сумын хөкүмәт хуҗалыкка кире кайтара. Диплом алганнан соң, яшь белгеч килешү төзелгән хуҗалыкка эшкә кайта һәм анда өч ел, ә инде хуҗалык аны йортлы да итсә, иң кимендә биш ел эшләргә тиеш була, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин.

Торак мәсьәләсе дә - бүгенге көн кадагында булган иң мөһим проблемаларның берсе. Бу очракта да төрле максатчан программалар ярдәмгә килә. "Торак" федераль программасы кысаларында эшләп килүче "Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү" программасы аеруча популяр. Аның кысаларында безнең районда 2006 елдан бүгенге көнгә кадәр 23 яшь гаилә йорт-җирле булган.

-"Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү" программасында яшь гаиләләргә федераль һәм җирле бюджеттан кайтарып түләнми торган субсидия бирелә. Әлеге программада барлык яшь гаиләләр дә катнаша ала. Ир белән хатын икесе дә 35 яшькә җитмәгән, эш хәлендә, һәр кеше башына туры килә торган торак мәйданы 18 квадрат метрдан ким булырга һәм җирле хакимият гаиләнең торакка мохтаҗ икәнен расларга тиеш, - ди район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе начальнигы урынбасары Светлана Шәрәфиева. - Татарстан Республикасының "Яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәме турында" законы нигезендә дә яшь гаиләләргә ваклап түләү шарты белән торак сатып алуда, төзүдә яисә үзгәртеп коруда ярдәм күрсәтелә. Дәүләт ярдәме 400 мең сумны тәшкил итә. Әлеге программа буенча поселокның Ленин һәм Королев урамнарында күпкатлы йортлар төзелде, 60 гаилә фатирлы булды.

Авыл җирлекләрендә яшәүче яшь гаиләләрне, яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү максатында 2006-2013 елларда районда "Авылның социаль үсеше" дигән программа эшләп килде. Узган ел исә Россия Хөкүмәте 2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр авыл җирлекләрен тотрыклы үстерүнең федераль максатчан программасын кабул итте.

-Әлеге программалар кысаларында районда 234 яшь гаилә һәм белгеч үзләренең торак шартларын яхшыртты. Аларда катнашу өчен яшь гаиләләр авыл җирлекләрендә даими яшәргә һәм авыл хуҗалыгы, социаль өлкәдә эшләргә тиеш. Торак төзү (сатып алу) бәясенең 30 проценттан да ким булмаган күләмендә үз яки бурычка алынган акчасы булуы шарт, - ди район Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегенең баш белгече Ләйсән Закирова. - Шулай ук "Социаль ипотека" программасы да эшләп килә. Программада бюджет оешмаларында, социаль ипотеканы финанслаучы предприятиеләрдә эшләүчеләр катнаша ала. Социаль ипотека буенча исәпкә басканнан соң, гаиләдә бала туган очракта Татарстан бюджетыннан дәүләт ярдәме - 200 мең сум субсидия бирелә.

Рәмис НУРИЕВ, укытучы:

-Мин ТДГПУның математика факультетын тәмамладым. Ядегәр мәктәбендә икенче елымны эшлим. Узган ел яшь белгечләр арасында уздырылучы бәйгедә катнашып, грант алган идем. Бүгенге көндә "Математика фәнен укыту барышында талантлы балаларның сәләтен үстерү" проекты өстендә эш алып барам. Авыл җирлегенә укытучы булып эшкә кайтканыма үкенмим, хезмәт хакы да канәгатьләнерлек. Грант иясе буларак, миңа өч ел дәвамында төп хезмәт хакыма өстәмә 10 мең сум акча да түләнелә. Яшь белгеч буларак, торак төзергә бирелә торган субсидияне алу өчен чиратта торам.

Радик КӘШӘФЕТДИНОВ, баш агроном:

-"Тукай" агрофирмасында баш агроном булып икенче елымны эшлим. Анда исә Казан авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлап кайттым. Эшкә урнашуга ук министрлыктан йөз мең сум акча бирелде, аннары бер ел дәвамында хезмәт хакыма да өстәмә акча түләнде. Хезмәт хакларын вакытында алабыз, яшь белгеч өчен анысы аеруча мөһим. Торакны яхшырту өчен яшь гаиләләргә бирелә торган махсус программага чиратка басарга җыенам, кирәкле документларны туплыйм.

фото: http://factor-che.livejournal.com/192763.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X