Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өйдән чыкмый гына акча эшләмәкче булган кукмаралы мошенникларга эләккән

Алдау юлы белән акча үзләштерүчеләр турында күп тапкырлар язып һәм сөйләп торуга карамастан, явыз ниятлеләрнең кармагына эләгүчеләрнең саны кимеми, ә киресенчә, арта гына. Кәрәзле телефоннарга төрле отышлар турында юлланган СМС-хәбәрләр, туганнарың яисә якыннарың юл фаҗигасенә, бәхетсезлеккә очрады, дип шалтыратып акча сорау, үзләрен социаль хезмәткәр, полициядә эшләүче дип таныштырып йортларга үтеп...

Алдау юлы белән акча үзләштерүчеләр турында күп тапкырлар язып һәм сөйләп торуга карамастан, явыз ниятлеләрнең кармагына эләгүчеләрнең саны кимеми, ә киресенчә, арта гына. Кәрәзле телефоннарга төрле отышлар турында юлланган СМС-хәбәрләр, туганнарың яисә якыннарың юл фаҗигасенә, бәхетсезлеккә очрады, дип шалтыратып акча сорау, үзләрен социаль хезмәткәр, полициядә эшләүче дип таныштырып йортларга үтеп керү, күрәзәлек итү, өлкәннәргә очсыз бәягә ялган медицина препаратлары сату дисеңме - мошенниклардан боларның берсе дә калмый!

Ноябрь ахырында Яшел Үзәндә яшәүче 88 яшьлек пенсионер ханымның өй телефонына шалтыратып киявенең юл һәлакәтенә очравын, аны җинаять җаваплылыгына тартмасыннар өчен акча кирәк булуын хәбәр итәләр. Куркып калган әби 50 мең сум акчасын ишегалдында көтеп торучы таныш булмаган ир-атка биреп җибәрә. Ә инде икенче көнне кияве белән бар да яхшы булуын белгәннән соң, пенсионер карчык полициягә хәбәр итә. Полиция хезмәткәрләре шалтыратучының кәрәзле телефон номерының Владимир өлкәсендә теркәлгән булуын ачыклыйлар, хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Тик менә әби үзенең акчаларын кайтара алырмы-юкмы, анысы билгесез...

-Алдау юлы белән акча үзләштерүчеләрнең корбаны булучылар Кукмарада да бар, - ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев. - 27 ноябрь көнне безгә поселокта яшәүче 60 яшьлек апа мөрәҗәгать итте. Ул телевидениенең бер каналында баручы тапшыруның "дәвачысы"на 400 мең сумнан артык акча күчергән. "Телевизор карап утыра идем, кызыклы гына бер тапшыруга юлыктым, - дип сөйли ул. - Анда бозымны чыгару, авыру-сырхаулардан котылу, тормышны уңай якка үзгәртү, проблемалардан котылу турында шулкадәр үтемле итеп сөйләделәр. Ул көнне экранга чыккан "бушлай шалтырату" дигән номерны җыйсам да, туры эфирда тапшыру алып баручы күрәзәчегә эләгә алмадым. Әмма берникадәр вакыттан соң күрәзәче үзе шалтыратты һәм минем белән сеанс үткәрде. Һәр сеанстан соң алар миңа үзләре әйткән исәп-хисап счетына акча күчерергә куштылар. Акчаларым беткәч, дусларымнан алып тордым, бер банктан кредит рәсмиләштердем. Тормышымда бернинди үзгәрешләр сизелмәгәч, сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым. Акчаларымны кире кайтарырга ярдәм итегез!" Бу факт буенча җинаять эше кузгатылды, тикшерү эшләре бара.

Интернет челтәрен, гадәттә, яшьләр үз итә. Нинди генә социаль челтәрләрдә теркәлмиләр дә, кемнәр белән генә аралашмыйлар алар! Әле шушы көннәрдә генә Кукмарада яшәүче бер ир-егет тә Интернет аша гына бик җиңел рәвештә акча эшләмәкче була. Әмма бушлай сыр-тәбедә генә, диләрме әле, ахыр чиктә егетебез дә үзенең бар булган соңгы акчасыннан коры кала. Бу турыда полициянең җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе начальнигы Илгиз Әхәтов тәфсилләбрәк сөйләде:

-"ВКонтакте" сайтындагы төркемнәрнең берсенә "кушылган" егет анда теркәлүчеләр белән СМС-хәбәрләр языша башлый. Сүз өйдән чыкмыйча гына тиз арада акча эшләү турында бара. Ә нигә дип үзеңне сынап карамаска?! Куелган шарт буенча акча үзеннән-үзе килеп торачак бит. Әлеге ир-егет виртуаль танышларына үзе турында барлык мәгълүматны ирештерә. Мошенниклар исә аның саклык кенәгәсендә акчасы барлыгын белгәннән соң, ныгытып "тотыналар", әгәр син банк картасының номерын язсаң, 300 мең сум акчаның яртысы синең счетка күчәчәк, дип ышандыра алар. Егетебез номерын да, берничә тапкыр смс хәбәр белән кәрәзле телефонга килгән кодны да үзенең яңа танышларына юллый. Шул рәвешле, мошенниклар аның 97 мең сум акчасын үзләштерәләр.

Икенче бер райондашыбыз исә Интернет челтәрендәге сайтларның берсенә "эленгән" игъланның корбаны була, 2,5 мең сум акчасын күчерә. Ул үзенә кирәкле белдерүне эзләп таба һәм күрсәтелгән телефон номерына шалтырата. Кәрәзле элемтә челтәренең икенче очындагы кеше инде акча үзләштерүгә шул дәрәҗәдә остарган ки, аның теле-телгә йокмый: "Сораучылар бик күп. Әмма сез ничектер күңелемә якынрак тоеласыз. Шуның өчен вакытыгызны әрәм итеп тормагыз, мин әйткән номерга бераз акча күчерсәгез, мин аны сезгә үзем генә алып килеп бирәм, калганын күрешкәч сөйләшеп бетерербез", -дип сайрый. Акча күчерелә, билгеле, тик кирәкле товар гына һаман да күренми, кәрәзле телефон номеры да "дәшми".

Мондый күңелсез хәлләргә мин юлыкмам дип берәү дә гарантия бирә алмый. Шуның өчен һәрчак уяу булырга кирәк. Банк карталары белән сак эш итегез. Карточканы беркайчан да кешегә бирергә, аның кодын әйтергә ярамый. Телефоннардан таныш түгел кешеләргә шәхси мәгълүматларыңны җиткермәскә, нинди генә хәбәр алынса да, иң элек аның дөреслеген ачыкларга, чит-ятларны өйләргә алып кермәскә кирәк. Ялган юл белән акча үзләштерүчеләрнең корбаны булган очракта кичекмәстән 02, 2-70-80 номерлары аша полициягә хәбәр итү сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев