Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яран саен... суалчан

Минзифа әби, көндәгечә иртән торып, ашыкмыйча гына, тәмләп сөтле чәен эчте. Шуннан соң тәрәзә төбендә чәчәк атып утырган яраннары янына килеп басты һәм... ни әйтергә белмичә, катып калды. Ни хикмәт: тәрәзә төбе яңгыр суалчаннары белән тулган иде. Кайсысы гөлне уратып алган, кайсысы идән ярыгына таба шуыша. "Әстәгъфирулла!", дип кабатлый-кабатлый, Минзифа...

Минзифа әби, көндәгечә иртән торып, ашыкмыйча гына, тәмләп сөтле чәен эчте. Шуннан соң тәрәзә төбендә чәчәк атып утырган яраннары янына килеп басты һәм... ни әйтергә белмичә, катып калды. Ни хикмәт: тәрәзә төбе яңгыр суалчаннары белән тулган иде. Кайсысы гөлне уратып алган, кайсысы идән ярыгына таба шуыша. "Әстәгъфирулла!", дип кабатлый-кабатлый, Минзифа әби ни эшләргә белми аптырап торды да, "Бисмиллә" әйтеп, суалчаннарны себерке белән соскычка җыя башлады. Башка сыймаслык хәл булгач, башы әйләнеп китеп, урындыкка утырды.

Шулчак ишекне шакып та тормыйча, күршесе Гөлфия килеп керде.

-Кичә яңгыр бик әйбәт яуды, әле дә аяк аслары кипшермәгән. Кара әле, Кукмарага барасым бар, синдә автобус расписаниесе була иде, карап кына алыйм әле, - дип түргә узды.

-Кычкырып сөйләшмә, Зәлиямне уятырсың, - дип пышылдады Минзифа әби, өстәл җәймәсе астыннан расписаниене алып. Әмма кыз уянган иде инде.

-Әби, кем анда, әни кайттымы әллә? - дигән тавышы ишетелде. Әбинең шәһәрдә яшәүче кызы Саймәнең унҗиде яшендә тапкан мәхәббәт җимеше ул. Ел саен җәен әбисе карамагына тапшырыла торган, дүртенче сыйныфны тәмамлаган кыз, яраткан онык.

Әби күршесенә суалчаннар турында сөйләп, җен-пәриләр эшедер бу дип, догалар укырга тотынды. Күршесе, автобуска соңга калам дип, сызу ягын карады. Шулчак Зәлия сүзгә кушылды:

-Әби, курыкма, мин алып кердем ул суалчаннарны. Гөлләрең тагын да матур булып үссеннәр, дип тырыштым. Укытучыбыз табигать белеме дәресендә, яңгыр суалчаны бик файдалы, туфракны йомшарта, дип сөйләгән иде.

Әби башта оныгын ачуланмакчы булган иде, әмма аның мөлдерәп торган күзләрен күреп, көлеп җибәрде.

Дәлфирә ГАЛИМОВА, Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев