Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якты истәлеге калды

1965-66 уку елында Байлангар урта мәктәбенә бик матур яшь парлар Рафига һәм Хәмит Габделхәевлар килде. Хәмит Габделхәевич әле төзелеп тә бетмәгән мәктәптә җиң сызганып эшкә кереште. Ягулык системасын көйләү, кабинетларны җиһазлау, тәҗрибә участогын тәртипкә китерү һәм башка бетмәс-төкәнмәс эшләр... Эчке эшләрне тәмамлап, ноябрь аенда яңа мәктәптә укулар башланды. Бердәм, дус...

1965-66 уку елында Байлангар урта мәктәбенә бик матур яшь парлар Рафига һәм Хәмит Габделхәевлар килде.

Хәмит Габделхәевич әле төзелеп тә бетмәгән мәктәптә җиң сызганып эшкә кереште. Ягулык системасын көйләү, кабинетларны җиһазлау, тәҗрибә участогын тәртипкә китерү һәм башка бетмәс-төкәнмәс эшләр... Эчке эшләрне тәмамлап, ноябрь аенда яңа мәктәптә укулар башланды. Бердәм, дус коллектив туплап, унөч ел җитәкчелек итте, директорлык вазыйфаларын башкарды ул.

Мәктәпнең әйләнә-тирәсен яшелләндерү өчен күп көч куйды. Мәктәп янына утырткан агачлар, алма бакчалары - аның хезмәт җимеше. Очрашканда ул агачлар турында кызыксынып, сорашып торды. Ул шулай итеп үзенә исән вакытта һәйкәл салып калдырды. Инде алмагачлар да картайды, каеннар да үсеп җитте, аларның кайберләрен сирәкләп кисеп торалар. Кеше гомере дә шулай тиз генә узып китә икән...

Хәмит абый коллективта эшлекле җитәкче, гаиләдә үрнәк әти, ышанычлы тормыш юлдашы булды. Рафига апа белән аларның бер-берсен яклап, саклап яшәүләре безнең өчен үрнәк иде. Үзара тавыш күтәреп сөйләшкәннәрен ишетмәдек. Без аларга соклана идек. Тәрбияле, тәртипле балалар үстереп, зур тормышка чыгардылар. Хәмит абый балалар барысы да бергә булсалар - яхшы, дип әйтә иде. Ул теләгәнчә булды да. Бүгенге көндә барысы да үз һөнәрләрен сайлап, бердәм, зур гаилә булып Түбән Кама шәһәрендә яшиләр. Резедә, Фәрит сәүдә өлкәсендә, Рәмзия, Эльвира икътисад белгечлеге буенча эшлиләр.

Бер-берсен кайгыртып гомер итүче бу парлар мәңге яшәр кебек тоелды. Алар белән аралашу, сөйләшеп утыру да рәхәт иде. Кызганыч, соңгы елларда алар белән бик сирәк очраштык. Мәктәпкә килеп музейны, кабинетларны карап йөрделәр, яңа җитәкче, укытучылар белән таныштылар һәм ашыгып кына китеп бардылар. Күрәсең, бу аларның соңгы саубуллашулары булган. Тагын бер елдан бриллиант туйлары булырга тиеш иде. Ә Хәмит абыйның 25 июньдә 85 яше туласы иде. Мәктәпнең 100 еллык юбилее уңаеннан очрашуга килергә дә җыенып йөрде. Ләкин көтмәгәндә арабыздан китеп барды. Бу язмам аның рухына дога булып барып ирешсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев