Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ворошилов урамы 14, 20 йортларның ишегалларына балалар мәйданчыклары ясалды (+фото)

Ворошилов урамындагы 14 йорт ишегалдына "Ремстройсервис" оешмасы көче белән балалар мәйданчыгы ясый башлаулары турында ноябрь аенда газетабызда язып чыккан идек инде. Әлеге ишегалдындагы мәйданчыкка балалар өчен агач һәм ныклы пластмасстан ясалган корылма, мини-футбол уйнарга теләүчеләргә капкалар, волейбол сеткасы кую өчен торбалар урнаштырылган, мәйданчык тимер торба белән әйләндереп алынган. Дөрес, эш...

Ворошилов урамындагы 14 йорт ишегалдына "Ремстройсервис" оешмасы көче белән балалар мәйданчыгы ясый башлаулары турында ноябрь аенда газетабызда язып чыккан идек инде. Әлеге ишегалдындагы мәйданчыкка балалар өчен агач һәм ныклы пластмасстан ясалган корылма, мини-футбол уйнарга теләүчеләргә капкалар, волейбол сеткасы кую өчен торбалар урнаштырылган, мәйданчык тимер торба белән әйләндереп алынган. Дөрес, эш бетмәгән әле: киләсе язда комлыклар, "швед" стенасы кую планлаштырыла. Бу тирәдә яшәүчеләр сүзләренә караганда 12 яшькә кадәрге балалар өчен корылманы бала-чага гына түгел, яшүсмерләр, хәтта алардан да зурраклар үз итәргә өлгергәннәр, шугалагында шуып, атынчыгында атынып туймыйлар, ди. Әмма багана башындагы лампочканың гына тирә-юньне яктыртырга көче җитми икән.

Шушы ук урамдагы 20 йорт ишегалдына да Волжск шәһәрендә ясалган, төрле ачык төсләргә буялган корылма урнаштырылды. Аның янәшәсендә дә мәктәптән һәм балалар бакчаларыннан бушаган арада бала-чага күп кайнаша диләр. Бу атнада район җитәкчесе Сергей Димитриев, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Гарифуллин, поселок башкарма комитет җитәкчесе Райнур Нотфуллин һәм башкалар әлеге мәйданчыкларда булып, анда башкарылган эшләр белән таныштылар, Ворошилов урамы, 20 йортта яшәүчеләр белән очрашып сөйләштеләр.

-Хәзерге замана балаларын өйдән, фатирдан куып та чыгарып булмый, телевизор, компьютер экраннарына "береккән"нәр алар. Әлеге мәйданчыклар аларны азмы-күпме булса да урамга, саф һавага тарту өчен эшләнелә, - диде район җитәкчесе. -Һәркемнең матур, җыйнак, уңайлы ишегалдында яшисе килә. Әмма аны тиешле югарылыкка китереп җиткерү - йорт тирәләрен матур коймалар белән өйләндереп алу, ишек төпләренә сезнеке кебек итеп брусчаткалар җәю һәм башкалар өчен поселок бюджетының гына көче җитми. Шуңа күрә тирә-юнебезне матуррак итү өчен ай саен һәр фатирдан ике генә сум күләмендә акча җыелып барса да, (ә аның кайда-ничек тотылганы поселок сайтында күренеп торачак), никадәр эшләр башкара алыр идек. Безнең тарафтан шундый тәкъдим була калса каршы килмәссез, дип ышанам.

Очрашуда катнашкан өлкәнннәр аңа теләктәшлек күрсәтергә әзер булуларын белдерделәр. Үз йортлары белән яшәүчеләр, әнә, капка-коймаларын, ишегалларын тәртипләп тору өчен акчаларын кызганмыйлар бит. Күпкатлы йортларда яшәүчеләр дә күмәк көч белән тирә-юньне, поселогыбызны тәртипләүгә үз өлешләрен кертсәләр, матурлык янәшәсендә яшәве дә күңелле булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk