Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ветеринарның эше кәгазьләрнең дә тәртиптә булуын сорый, ди Зөлфәр Хасимов

Кукмарабызның тырыш халкы турында гел язып торабыз. Ә менә күп кенә өлкәләрдә хезмәт куючыларның күрше Киров өлкәсе Иске Пенәгәр авылыннан икәнлекләрен белмәүчеләр дә бардыр әле. Әйе, якында гына урнашкан бу авыл инде үзебезнеке кебек. Унтугыз ел районыбыздагы төрле оешмаларда ветеринария табибы булып эшләгән, шуның тугыз елын "Тойма" ширкәтендә дуңгызчылыкны үстерүгә...

Кукмарабызның тырыш халкы турында гел язып торабыз. Ә менә күп кенә өлкәләрдә хезмәт куючыларның күрше Киров өлкәсе Иске Пенәгәр авылыннан икәнлекләрен белмәүчеләр дә бардыр әле. Әйе, якында гына урнашкан бу авыл инде үзебезнеке кебек. Унтугыз ел районыбыздагы төрле оешмаларда ветеринария табибы булып эшләгән, шуның тугыз елын "Тойма" ширкәтендә дуңгызчылыкны үстерүгә күп көч куючы Зөлфәр Хасимов та Иске Пенәгәр авылыннан.

Ветеринария академиясен тәмамлаганнан соң ул хезмәт юлын "Интернационал" хуҗалыгында башлап җибәрә. Аннан соң берничә эш урынын алыштырырга туры килә әле аңа. Шулай да, һөнәренә тугры кала, хезмәт юлының беренче көннәреннән бирле дуңгызчылык өлкәсендә эшли. Аның турында чын мәгънәсендә үз эшенең остасы, дип әйтеп була. Хезмәтеңне яратып башкарганда гына шулкадәр тәҗрибә, мәгълүмат тупларга, өйрәнергә, эзләнергә буладыр. Әнә, әле хәзер дә әнисе аның төннәр буе нидер язып, чутлап утыруын күреп: "Улым, укытучы да түгел инде үзең, нишлисең соң син?" - дип шакката ди бит. Ә Зөлфәр Хасимовның эшен яратуы һәрбер җөмләсендә чагыла. Юл идарәсендә хезмәт куйган вакытларын бик җылы искә алды ул. Анда бар җирдә чисталык, тәртип иде, диде. Эшнең барышы җитәкчелекнең мөнәсәбәтенә дә бәйле шул әле. Равил Хәсәнов һәрдаим ферма белән кызыксынып торды, дуңгызчылык турында, аларның чирләре, үсеше, чыдамлыгы турында үзе дә күп белә иде, диде.

-"Тойма" ширкәтендә дуңгызчылык эшен "нуль"дән башлап җибәрдек. "Урал", Вахитов исемендәге хуҗалыклардан, Пермьнән дуңгызлар кайтарттык. Саф һава, чиста бина булгач, үлем булмады, әйбәт кенә эшләп китә алдык. Хәзер терлекләрне салкын алым белән үстерәбез, 20-30 градус суыкта бинада тотсак та, температура күтәрелә башлагач, утарга чыгарабыз. Хәзер ияләнделәр инде: йөткермиләр, иммунитетлары да ныгыды, - дип сөйләде Зөлфәр Хасимов. Эшләү дәверендә бу төр хайваннарның холык-фигыльләрен, сәламәтлекләрен, төрле чирләргә каршы торучанлыкларын да өйрәнгән. Сыйфатны яхшырту, баш санын арттыру өчен тәҗрибә һәм яңа алымнар да кулланырга туры килә.

-Кешеләр сәламәт терлек сатып алып китәләр дә, чирләде дип зарланалар. Шуңа күрә мин аларга дуңгызларның стресска тиз бирешүчән булулары, юлларны авыр кичерүләре турында кисәтеп җибәрәм, - диде. -Сөтле, сөтсез ана дуңгызлар була, балаларын шуңа карап аерам. Сөтле анага начаррак балаларны куям һәм киресенчә. Шулай ике-өч көннән тагын карыйм, чөнки үсеш бервакытта да тигез бармый, янәдән балаларны тигезләп туплыйм. Әлбәттә, баласын анасыннан аерганда кызганам, әмма технология шуны таләп итә һәм моның файдасы исбатланган.

Гомумән, дуңгызчылык буенча нинди генә сорау бирсәң дә, җавабы әзер Зөлфәр абыйның. Ите тәмле булсын өчен дә киңәшләре бар аның:
-Кайбер кешеләр иртә җитешә торган токымлы дуңгызлар үстерәләр яки азыкларына төрле катнашмалар кушалар, андыйларның ите дә тәмле булмый, үрчетү өчен дә яхшы түгел. Җиде-сигез айлык дуңгызның ите тәмле була. Бездә дуңгызлар саф һавада йөриләр, хәрәкәттә, асларына салам җәелгән, димәк, йомшакка яталар, май катламы да тыгызланмый, - диде Зөлфәр Хасимов.
Әңгәмәдәшем эше, хезмәттәшләре турында бик "тәмләп" сөйләде. Унҗиде ел бергә эшләүче Гөлфирә Зыятдиновага да хөрмәтен белдерде. "Тойма" ширкәте җитәкчелеге дә хезмәткәрләренең эшеннән канәгать:

-Бик булган, тырыш, эш өчен янып-көеп йөри. Төгәллек хас аңа, мал табибы гына түгел, документ эшен дә аксатмый алып бара. Ә финанслар белән эшләгәндә иң элек гаделлек кирәк. Нәкъ менә Зөлфәр Хасимов кебек кешеләр турында "кулы чиста" дип әйтәләр, аның аркылы күпме акча уза һәм ул тиенен тиенгә тапшырып бара. Дуңгызчылык буенча күрсәткечләре дә бик яхшы. Гомумән, хезмәттә генә түгел, гаиләдә дә үрнәк ул, - диде Рәҗәп Галиев.

Гаиләсе белән иңгә-иң куеп, бер-берсен аңлап, киңәшләшеп яшиләр алар. Тормыш иптәше киез итек-киез комбинатында шәфкать туташы булып эшли, уллары Манзарас мәктәбендә белем ала. Яшәүләре Пенәгәрдә булса да, Кукмарада гөрли икән бит аларның тормышлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk