Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Вакыт юк: Даниилны табиблар көтә

Казанда яшәүче ике яшь ярымлык Даниил Потаповка ил белән акча җыялар. Нәни малайның гомерен саклап калыр өчен бер белмәгән кешеләр дә ярдәм кулы суза. Тик балага ясалачак операция һәм дәвалану өчен кирәкле сумма бик зур: 19 миллион сум. Потаповлар гаиләсе өчен, билгеле, бу сумма күтәрә алырлык түгел. "Даниил - икенче...

Казанда яшәүче ике яшь ярымлык Даниил Потаповка ил белән акча җыялар. Нәни малайның гомерен саклап калыр өчен бер белмәгән кешеләр дә ярдәм кулы суза. Тик балага ясалачак операция һәм дәвалану өчен кирәкле сумма бик зур: 19 миллион сум. Потаповлар гаиләсе өчен, билгеле, бу сумма күтәрә алырлык түгел.

"Даниил - икенче балабыз. Кызыбыз янына көтеп алынган зур бәхетебез ул, - дип сөйли әнисе Лилия. - Улым вакытыннан алда - 35 атнада дөньяга килде. Миңа тиз арада кесарь кисүе ясадылар. Туганнан бирле улымда төрле авырулар баш калкытып кына торды. Ай ярым вакытта гемоглобины түбәнәеп, хастаханәгә эләктек. Даниилнең күзе дә начар күрде. Кечкенә вакытта әле бераз күрә иде. Ә хәзер күзләре бик тә начарланды", - ди Лилия.
Даниилга 3 ай булганда невропатологка күренергә баралар. Ул баланың сәламәтлегендә үзгәрешләр күреп ала. Ничек кенә дәваласалар да, уңай якка үзгәреш күзәтелми. "Табиблар баланың баш миенә операция ясап карарга булдылар. Чөнки башындагы йомшак җиренә су җыела башлаган иде. Бу вакытта улыма 7 ай гына иде әле. Шул чактагы авырлыкларны әйтеп-аңлатып булмый. Баланың күзгә карап ярдәм соравыннан да авыры юк иде. Тик алда безне аннан да аянычрак хәбәр көткән икән", - ди Лилия. Малайның хәле көннән-көн начарая, күзләре күрми, колаклары начар ишетә башлый.
Быелның март аенда Даниилга табиблар коточкыч диагноз куя. Ул генетик авыруга дучар булган икән. Аның сөякләрендә бәллүр авыруы тапканнар. Табиблар мондый очраклар 100 меңгә бер генә тапкыр туры килә дип аңлаткан. Авыру бик тиз таралып, бала 3 яшькә җиткәч үлә икән. Менә шуңа күрә дә Потаповлар гаиләсе тиз арада акча җыеп, улларын коткармакчы була. "Башта Мәскәүгә бармакчы идек. Ирем анда дәваланган балаларның әти-әниләре белән сөйләшкән. Нәтиҗәсе бик үк уңышлы түгел икән. Безнең вакытыбыз бик тар. Шуңа күрә бар эшне тиз башкарырга кирәк. Чит ил табиблары безне көтә инде. Алар Даниилның тереләсенә өметләндерә. Кечкенә балаларга арка миен күчереп утыртып, бу авырудан коткара алалар икән. Тик безгә чит ил клиникасында дәвалану һәм операция ясату өчен 19 миллионнан артык акча кирәк", - ди Лилия.
Волонтерлар, якын дуслар, туганнар һәм дә бер белмәгән кешеләр ярдәме белән шушы сумманың яртысын җыя алганнар. Даниилга ярдәм итү йөзеннән күптән түгел Казанның "Юность" мәдәният йортында эстрада җырчылары ярдәме белән "Йөрәктән йөрәккә" дигән хәйрия концерты да оештырылды. Шулай ук республиканың төрле районнарында сабыйга булышу нияте белән хәйрия ярминкәләре оештырыла.
Лилия баласының гомерен саклап калу өчен мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорый. "Хәзер инде улымнан башка яшәүне күз алдына да китерә алмыйм. Баламны ничек тә алып каласы иде. Газета укучылардан матди ярдәм күрсәтүләрен үтенеп сорыйм", - ди ул.
Даниилга матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
СБЕРБАНК: 5469 6200 1565 8519 (әнисе Потапова Лилия Равильевна)
5469 6200 1964 2501 НОВАЯ КАРТА (әтисе Потапов Николай Геннадьевич)
Ак Барс: 4244 3695 1767 0136 (Потапова Эльвира Музафаровна)
Мегафон: +79270371853, +79270371835
Билайн: +79656019301, +79656019303
МТС: +79869189972, +79871860980
PayPal: irishka_26.01@mail.ru
ЯНДЕКС ДЕНЬГИ: 410014080359182
WebMoney: Z681186792479, R358999144485.
Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев