Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Упкынга этәрүче афәт

Эчкән кешедән дә күңелсезе юк: йончыган, йөзеннән нур качкан, махмырдан шешенгән, күз бәбәкләре салынып төшкән... Элегрәк бистәбезнең базар капкасы тирәсендә аеруча еш очратырга туры килә иде андыйларны. Берәрсенә йөкче кирәк, яисә ниндидер вак-төяк эш башкарасы була икән, и сөенәләр инде үзләре. Иң мөһиме: бераз акча гына бирсеннәр! Кайбер сәрхүшләр арып-талчыгып...

Эчкән кешедән дә күңелсезе юк: йончыган, йөзеннән нур качкан, махмырдан шешенгән, күз бәбәкләре салынып төшкән... Элегрәк бистәбезнең базар капкасы тирәсендә аеруча еш очратырга туры килә иде андыйларны. Берәрсенә йөкче кирәк, яисә ниндидер вак-төяк эш башкарасы була икән, и сөенәләр инде үзләре. Иң мөһиме: бераз акча гына бирсеннәр! Кайбер сәрхүшләр арып-талчыгып китсәләр дә, җылы урын эзләп мәшәкатьләнмиләр: җиргә яталар да йокыга талалар. Шушы көннәрдә тукталыш эскәмиясенә дә "урнашкан" иде берсе. Уянгач, өенә кайтыр да, баһадирланып, өстәл төеп ашарга таптырыр әле ул...

Тәртипсез тормыш рәвеше алып баручылар, бүгенге көн белән генә яшәүчеләр, гаиләләрен аракы зәхмәтенә алыштыручылар саны елдан-ел арта. Иң кызганычы: күбесенең балигълык яшенә дә җитмәгән балалары бар. Аракы сөременнән аңнары томаланган, исерек әти-әни тәрбиясендә акыллы, тәүфыйклы балалар үсәрме, алар җинаять юлына кереп китмәсләрме?

-Исерткеч эчемлекләр белән мавыгучы гаиләләр полиция хезмәткәрләренең һәрдаим контролендә торалар. Ир-егетләрнең генә түгел, кайбер гүзәл затларның да хәмер белән мавыгуы заман афәтенә әйләнеп бара. Кисәтү әңгәмәләренең дә файдасы тимәгән очракта катгый ысуллар кулланырга, андый гаиләләрне исәпкә куярга, җаваплылыкка тартырга мәҗбүр булабыз, - ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев. -Районда һәр өченче җинаятьнең берсе исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә кылына. Узган елның өч аенда әнә шундый 18 җинаять теркәлгән булса, быел әлеге сан 36га җитте. Ачыктан-ачык талауның - сигез, үтерү белән янауның алты очрагы булды

Исереккә диңгез тубыктан, дип белми әйтмиләр. Өлкән әти-әни, балаларга кул күтәрү, кибетләр, йортлар талау дисеңме... боларның барысының да диярлек башлангычында аракы тора. Быелның февраль аенда 29 яшьлек шактый каны кызган ир-егет поселоктагы кибетләрнең берсендә сатучыдан исерткеч эчемлек талап ала. Кулындагы шешә белән ерак та китә алмый ул, полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Әмма алай да акыл керми үзенә - берникадәр вакыттан соң, икенче бер кибетчене куркытып, сәүдә ноктасыннан тагын хәмер талап чыга. Бүгенге көндә әлеге ир кешегә карата җинаять эше кузгатылып, судка җибәрелгән. Полиция хезмәткәрләре Кукмарада йортларга үтеп кереп, аннан көнкүреш кирәк-яраклары талап йөргән Вятка Аланы районы кешеләренең дә эзенә төшкәннәр. Лубяндагы КамАЗлардан аккумуляторлар урлаган сосновкалыларның да кем булулары билгеле. Тикшерү нәтиҗәләреннән билгеле булганча, каракларга кәеф-сафа коруны дәвам итү өчен "җим" кирәк булган. Урланган товарны сатып, шуңа аракы, я сыра алу нияте белән җинаять юлыннан китүчеләргә хөкемдарлар каршына басарга туры киләчәк.

Исерткеч эчемлекләр кулланып автомобиль руле артына утыручыларга карата закон таләпләре кырыслануга карамастан, андый шоферларның саны һич кенә дә кимеми. Юкса, 1,5 елга транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү, өстәвенә 30 мең сум штрафка тартылу аз түгел. Бер ел эчендә рульгә кабат исерек килеш утырсаң, җинаять эше кузгатыла, штрафның күләме тагын да артып, 200-300 меңгә кадәр җитә бит! Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан быел әнә шундый өч факт ачыкланган, аларга карата җинаять эше ачылган.

Рамил НУРГАЛИЕВ, район эчке эшләр бүлеге начальнигы:

Халык телендә "фанфурик" дип йөртелүче, бәясе очсыз, әмма этил спирты шактый зур күләмдә булган төнәтмә, косметик лосьоннарны кулланучыларның саны да кимеми. Кибет хуҗалары да, кибетчеләр дә аларның кеше организмына зыян салуын беләләр, әмма сатуларын дәвам итәләр. Төнәтмә, косметик лосьон сатучы сәүдә нокталары хакында белүчеләрнең 02, 2-70-80 телефон номерлары аша полициягә хәбәр итүләрен сорыйбыз. Анонимлык гарантияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk