Укылмаган хатлар яки Зәмирәнең күңел кичерешләре
Сагынырсың әле Өметле хисләре көннәр, айлар узган саен көлгә әйләнә барганын аңлаган хатын, үзенең бәхетсезлеген тирән итеп, йөрәк өзгеч итеп кичерде. Зәмирәнең ялгызлык хисе көчәйгәннән көчәя барганын аңлаган дуслары аңа пар эзләде, ләкин ул беркемне дә үз итә алмады. Күңелен рәнҗү, нәфрәт, сагыну, көчсезлек, өметсезлек биләп алган авыр хисләрдән, әзме-күпме...
Сагынырсың әле
Өметле хисләре көннәр, айлар узган саен көлгә әйләнә барганын аңлаган хатын, үзенең бәхетсезлеген тирән итеп, йөрәк өзгеч итеп кичерде. Зәмирәнең ялгызлык хисе көчәйгәннән көчәя барганын аңлаган дуслары аңа пар эзләде, ләкин ул беркемне дә үз итә алмады.
Күңелен рәнҗү, нәфрәт, сагыну, көчсезлек, өметсезлек биләп алган авыр хисләрдән, әзме-күпме котылу өчен, Зәмирә кулына кәлам алып, ап-ак кәгазь битенә эч-серләрен бушата башлагач, аңа бераз гына булса да җиңелрәк була иде.
"6.03.10 Юллар озын. Аларның ахыры юк. Ә башы? Минем юлларның башы - синдә. Тик уртада хыянәт, көндәшләр. Гомергә җитәрлек мәхәббәтем бер минут эчендә хыянәт утыннан кара күмергә әйләнеп, юкка чыкты. Син безне ташладың... ташладың. Мине елый дип уйлама. Юк, юк еламыйм. Дүрт балам - мәхәббәт җимешләребез хакына мин сабыр, түзем булырга тиеш. Мәхәббәт көзләрдә сынала диләр, күрәсең, безнең мәхәббәтнең кавышканда ук нигезе черек булган. Яралар, билгеле, төзәлер, тик әкрен төзәлер шул..."
"10.03.10. Синең белән мине аерган хәерсез кыш та узып китте. Ник бу дөнья шулай гаделсез, рәхимсез икән!? Ни өчен берәүләрнең бәхетсезлеге икенчеләр өчен үз тормышын җайга салу чарасы булып хезмәт итә икән?"
"18.03.10. Кыен миңа. Сине югалтуым белән нигә һаман килешә алмыйм соң?!
Юксынырсың мине, сагынырсың,
Сагынырсың әле син дә бер".
"25.03.10. Бай ирнең башын әйләндереп, мәҗбүри өйләндермәсәң, ул үзе андый адымга һич җөрьәт итә торганнардан түгел иде. Синдәйләр чал чәчле ирләрне бары бер максат белән генә үзләренеке итәләр. Бай бичә булып, эшләмичә рәхәттә яшисе килүдән. Күзләре томаланган ирләр үзләрен ярата дип уйлыйлар. Ах, ялгышалар. Мәхәббәткә, яратуга бик өметләнмә. Беренче мәхәббәт - йөрәкнең хуҗасы, диләр. Гомер көзенә кереп барган ул ирнең йөрәгенә мин хуҗа булдым һәм моннан соң да ул йөрәкнең хуҗасы мин булачакмын!!!"
"1.04.10. Бүген читтән генә булса да сине күрдем. Их, күрмәгән булсамчы?! Иреннәрем генә түгел, канатларым да көйде. Улың яшендәге ул кыз синең бәхетеңме? Бәхетле булу өчен тиң ярлар кирәк, Расим!"
"17.04.10. Ай арты ай узган саен көннәрем мәхшәргә әйләнә. Тамагымнан ризык үтми, күземә йокы керми, елыйм да елыйм... Мине ташлап китүеңә гомерең буе үкенеп, үртәлеп яшәсәң иде! Дусларым: "Кайгыңны вакыт дәвалар", - дип юаталар. Ул чиргә дәва юк икәнен әллә алар белмиме?!"
"2.06.10. Эшкә барганда юлымда сине очратмаммы дип хыялланам. Әйе, сине эзлим, әлегә мин сине эзлим. Килер бер көн, син мине эзләрсең. Күзләремә бер карау өчен эзләрсең. Килер ул көн, килер ул сәгать. Моңа минем күңелем ышана".
Фәридә Хисамова
Тулысынча - "Хезмәт даны" газетасында.
фото интернеттан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев