Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укулар тәмам, бәйрәм итсәк тә була (фото)

Бистәбезнең 4нче урта мәктәбендә Сабантуй ясадылар. Балаларның йөзләрендә шатлык хисләре иде. Көрәш, аркан тартышу, кыскасы - зур Сабантуй ничек барса, әлеге бәйрәм дә шулай дәвам итте. Өстәлләр өстенә тәмле ризыклар куелган. Балаларның үзләре пешереп алып килгәннәре дә бар. Кемдер сата, кемдер ала. Аннан җыелган акча, походларга, сыйныф кирәк-яракларына тотыла икән....

Бистәбезнең 4нче урта мәктәбендә Сабантуй ясадылар. Балаларның йөзләрендә шатлык хисләре иде. Көрәш, аркан тартышу, кыскасы - зур Сабантуй ничек барса, әлеге бәйрәм дә шулай дәвам итте. Өстәлләр өстенә тәмле ризыклар куелган. Балаларның үзләре пешереп алып килгәннәре дә бар. Кемдер сата, кемдер ала. Аннан җыелган акча, походларга, сыйныф кирәк-яракларына тотыла икән.

Ә уңган пешекче Маша апалары җиде төрле ярма салып пешергән дуслык боткасының тәме авызда бик озакка сакланыр әле. Мондый ботка әзерләү зур осталык сорый. Белүемчә, бу ботканы пешерүгә караганда, бәлеш пешерү җиңелрәк. Бәрәңге пәрәмәчен дә мин аларныкы шикелле тәмле итеп әзерли алмыйм. Ел дәвамында, шушылай сыйлаганнары өчен, кухняда эшләүчеләргә укучылар бер тавыштан рәхмәтләрен җиткерделәр.

Мәктәп директоры Азат Хәсәнов, алдынгы укучыларга, спортта, олимпиадаларда җиңү яулаучыларга, үзенең, шулай ук укытучыларның рәхмәтләрен белдереп, Мактау грамоталары тапшырды, аларга алга таба да зур уңышлар, бәхет һәм яңа җиңүләр теләде. Үзәкккә үтә торган чебен-черкиләрне исәпкә алмаганда, Сабантуй бик күңелле узды.

Алда көтеп алган җәйге каникуллар. Балалар, һәркайсыгыз җәй кояшында чыныгып, киләсе уку елына көч җыеп, үзегез теләгәнчә рәхәтләнеп, файдалы ял итегез. Әти-әниләрегезгә булышыгыз. Ә тәртип иң беренче урында булырга тиеш. Шуны онытмасагыз иде.

Борынгыдан калып, безнең буыннарга килеп җиткән Сабантуйлар дәвам итә. Бәйрәмнәр мөбарәк булсын!

Рафилә ФӘТТАХОВА, Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев