Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Уңайлы мохит” программасы барышында Кукмарада биш объектта пандуслар куелды

2012 елда Россиядә Берләшкән Милләтләр оешмасының инвалидлар хокукларын яклау турындагы конвенциясе ратификацияләнде. Хөкүмәт 2011-15 елларга исәпләп эшләгән "Уңайлы мохит" дәүләт программасы да инвалидлар өчен җәмәгать урыннарында уңайлыклар булдыруны бурыч итеп куя. Район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Каюмова әйтүенчә, Дәүләт программасын тормышка ашырып, ТР Министрлар кабинеты узган ел 659,6 миллион...

2012 елда Россиядә Берләшкән Милләтләр оешмасының инвалидлар хокукларын яклау турындагы конвенциясе ратификацияләнде. Хөкүмәт 2011-15 елларга исәпләп эшләгән "Уңайлы мохит" дәүләт программасы да инвалидлар өчен җәмәгать урыннарында уңайлыклар булдыруны бурыч итеп куя.

Район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Каюмова әйтүенчә, Дәүләт программасын тормышка ашырып, ТР Министрлар кабинеты узган ел 659,6 миллион сумлык чаралар үткәрү, объектлар төзүне финанслаган. Кукмарада да биш мөһим социаль объектта байтак эшләр башкарылган. Үзәк дәваханә, социаль яклау идарәсенә керү юлларына пандуслар куелды, чакыру кнопкалары, мәгълүмати табло, начар ишетүчеләр өчен индукцион элмәкләр булдырылды, санузеллар үзгәртеп корылды. А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейда ишекләр киңәйтелде, пандуслар куелды, санузеллар үзгәртелде. Ленин урамы, Октябрь һәм Почта урамнары белән кисешкән чатларда җәяүлеләр юлларына тоеп беленә торган плитәләр җәелде. Районда коляскалы инвалидларның яшәү шартлары өйрәнелде. Алар барлыгы 120 кеше булып, 14е күпкатлы йортларда торалар. Коляскалы инвалидлар яшәгән подъездларда пандуслар, култыксалар кую, ишекләрне киңәйтү эшләре төгәлләнеп килә. Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Равил Нигъмәтҗанов, Галина Юшкова (Кукмара) һәм Илнур Сабировлар (Березняк) социаль обьектлар, транспорт һәм инженерлык инфраструктураларының инвалидлар һәм хәрәкәтләре чикләнгән затлар өчен уңай булуына бәя бирүче җәмәгать экспертлары статусы алдылар.

Соңгы елларда, бәхәссез, инвалидлар өчен уңай мохит булдыру максатында күп эшләнә. Районда инвалидлар саны 7226 кеше. Әле моңа тугыз меңләп хәрәкәтләнү мөмкинлекләре чикләнгән затларны (өлкән яшьтәгеләр, балалар коляскаларын йөртүче ата-аналар, вакытлыча эшкә яраксыз булуга дучар булганнар...) да өстәсәң, район халкының өчтән бере дигән сүз! Димәк, бу проблема бармактан суырып кына чыгарылмаган, бик актуаль мәсьәлә. Дәүләт чыгымнарыннан тыш, шәхси эшмәкәрләр кулында булган "Казан аптекалары", 30нчы номерлы үзәк, Ворошилов урамы 21нче йорттагы аптекалар физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар биналарга иркенләп керә алсыннар өчен уңай шартлар тудырганнар, рәхмәт аларга.

Шулар белән беррәттән, җәмәгатьчелек игътибарын эшләнмәгән һәм "булсынга" дип түгел, күз буу өчен генә эшләнгән гамәлләргә юнәлтәсе килә.

"Зилант" спорткомплексына уңайлы керү юллары эшләнсә дә, боз сараена коляска белән керү турында хыялланасы да түгел. Федераль казначылык бинасына керү юлы эшләнгән үзе, тик аннан коляска белән менәргә кем җөрьәт итәр икән? Ян-ягыннан ике кеше тотып менгерсә генә: Дәүләт теркәү, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Кукмара бүлегендә "уңайлы юл", гомумән, юк. Дәүләт чыгарган "уңай мохит" булдыру турындагы карарны иң элек хөкүмәт оешмалары тормышка ашырырга тиештерү инде ул, ә бездә бу эш нәкъ менә шул хакимиятнең башкарма органнарында аксый.

Базардагы кибетләргә уңайлы юл эшләнгән, ит сату павильонында да бар ул. Ә менә башка җирендә уңайлы мохит юк. Күптән түгел генә эшли башлаган "Ратмир" сәүдә үзәге шулай ук "уңайлы" түгел.

Элеккеге "Балалар дөньясы" булган сәүдә үзәге баскычына "уңайлы юл" эшләнгән, ә ишегеннән ничек үтәргә, икенче катка ничек менәргә - монысы һәркемнең үз эше әлегә. Яңа салынган базар аптекасы, "Мелодия" кибете, "Рубль бум", "Евросеть", үзәк ашханә, һәм оят булса да әйтик, редакциябез бинасы да "уңайлы мохит" таләпләренә җавап бирми.

Универмаг ишекләреннән коляска белән түгел, ыспай гәүдәле һәм җитез булмасаң, эчкә керә алуың икеле. "Россельхозбанк" белән авыл хуҗалыгы идарәсе урнашкан бина да хәрәкәт мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен уңайлаштырылмаган. "Ак Барс" банк керү юлын ясап куйган үзе, әмма андагы текә баскычтан (анысы да җимерек хәлдә) пандуска кадәр ничек төшәсе?

Кунакханә янындагы автобус тукталышындагы "Алсу" кибетенә менәргә уңайлы юл... баганага килеп төртелә, әллә мәзәк өчен эшләнгән тагын. Иске кунакханә бинасында урнашкан оешмаларга керергә дә, халык иң күп йөри торган бердәм исәпләү үзәгенә дә керү уңайлы юллары юк. Яңарак кына сафка баскан "Пассаж" сәүдә үзәгенә уңайлы юл эшләнгән үзе. Әмма аңа коляска белән ничек керергә - монысы үзе бер башваткыч.

Элеккеге "Юбилейный" кинотеатрыннан соң Ленин бакчасы турындагы тротуарга менү юлы да күптәннән төзекләндерүне сорый - биредә аналар балалар арбасын этеп түгел, күтәреп менәләр.

Хөкүмәт карарларының (хәтта РФ Президенты күрсәтмәләренең дә!) күпчелеге үтәлмәве турында ишетеп торабыз. Инде үзебезгә, туган- кардәшләребезгә, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә караганнарын булса да үтисе иде бит, җәмәгать.

Азат САБИТОВ

фото: http://nr2.com.ua/society/09/05/20/all/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk