Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Тылсым"да кәгазьдән матурлык тудыралар

Берничә өй аша гына яшәүче күршебезгә кергәч, өстәл өстендәге бер бәйләм гөлчәчәкләргә күзем төште. Бигрәк нәфисләр инде! Тере чәчәкләр дисәм, төсле кәгазьдән ясалган булып чыктылар. -Әнием туган көнемә бүләк итте. "Тылсым" социаль яклау үзәгендә ял иткән иде ул. Шунда ясарга өйрәткәннәр. Менә бу пар аккошлар да - аның кул эше,-...

Берничә өй аша гына яшәүче күршебезгә кергәч, өстәл өстендәге бер бәйләм гөлчәчәкләргә күзем төште. Бигрәк нәфисләр инде! Тере чәчәкләр дисәм, төсле кәгазьдән ясалган булып чыктылар.

-Әнием туган көнемә бүләк итте. "Тылсым" социаль яклау үзәгендә ял иткән иде ул. Шунда ясарга өйрәткәннәр. Менә бу пар аккошлар да - аның кул эше,- диде күршем, чын каз зурлыгындагы эшләнмәләргә күрсәтеп. Матурлыкларын сүзләр белән генә сурәтләү мөмкин түгел. Өйнең үзенчәлекле бизәге, күрке булып тора алар.

Өлкәннәргә әлеге үзәктә сәламәтлекләрен ныгыту, күңел ачу, аралашу өчен уңай шартлар булдырылуы турында белеп-ишетеп торабыз. Өстәвенә алда әйтелгән яңа һөнәрне үзләштерү мөмкинлеге дә бар икән. Моның өчен әлләни күп кирәкми: кәгазь һәм җилем җитә. Шуңа теләк һәм сабырлыкны гына кушасы кала.

Япончалатып "оригами" дип аталган гүзәллекнең ничек барлыкка килүен үз күзләребез белән күрәсе килеп, социаль үзәккә юнәлдек. Дәвалану үтәргә өлгергән берничә хатын-кыз, сабый балалар кебек ихлас бирелеп, өстәл артында сырлы төсле кәгазьләрдән чәчәк таҗлары ясап утыралар иде. Күп итеп ясыйсы, бөреп җыясы әле аларны. Аннары... шар кабартырга кирәк була. Юк, ялгышып әйтүем түгел, чыннан да шулай. Шул шарга кат-кат кәгазьләр ябыштырып киптергәннән соң, өслегенә әзер чәчәкләрне җилем белән беркетеп чыгасы гына кала.

-Кулларым ойый минем, шулай да тырышам,- диде безгә 64 яшьлек Люция Шәрәфиева, таҗларны бөрә-бөрә.

Өлкәннәрне бу шөгыльнең нечкәлекләренә хезмәт терапиясе буенча инструктор Ленара Шәйдуллина төшендерә. Бу хакта тәфсилләп, яратып сөйли. Моннан өч ел элек үзе башлаган эш булгач, күңеленә бигрәк якын, күрәсең.

-Дөрестән дә, мондый күнекмәләр кулларның, бармакларның бозылган эшчәнлеген яхшыртырга ярдәм итә,-диде ул.- Биредә ял итүчеләр белән көн саен берәр сәгать шөгыльләнәбез. Табиб кушуы буенча, теләге булганнарны гына өйрәтәбез. Мәҗбүр итү юк. Гөлчәчәкләрдән тыш, миләүшә чәчәкләре бәйләмнәре дә ясыйбыз. Дөньяларын онытып эшкә бирелгәннәренә карап, өлкәннәр өчен сөенәм. Вакланып, күз чекрәйтеп утыруның соклангыч нәтиҗәләрен күрү аларны үсендерә, күңелләренә рәхәтлек бирә. Башта бу шөгыльне кирәксенмәгәннәр дә аларга кызыгып карыйлар. Ял итү вакытлары беткәннән соң да "өйрәтегез әле мине дә" дип килүчеләр булгалады.

Ленара Шәйдуллина инвалидлар, пенсионерлар өчен биредә "Оста куллар" түгәрәген дә алып бара.Түгәрәк атнаның дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә 14.30- 16.00 сәгатькә кадәр эшли. Биредә шөгыльләнүчеләрнең күз явын алырлык эшләнмәләрен районыбызда үткән төрле күргәзмәләрдә дә күрергә мөмкин.

Психолог Римма Хәсәнова кул астында исә кәгазь кисәкләрен аккошларга, вазаларга әверелдерә биредә ял итүчеләр. Кыскасы, кечкенә генә могҗиза тудыралар. Бер тапкыр кулланыла торган пластмасс чәнечкеләрдән атлас, челтәр тасмалар белән бизәлеп ясалган җилпәзәләрне күрсәгез, исегез китәр иде! Кул астындагы әйберләрдән әллә ниләр әмәлләргә була икән бит. Аккошны ясау өчен А-4 форматлы 250 бит кәгазь китә, ди. Аны 4әр өлешкә кисеп чыгасы. Ә кошны зур итеп ясау теләге бар икән, шушындый ук кәгазь 4 тапкыр күбрәк, ягъни бер мең бит кирәк булачак.

-Оригаминың әлеге төре белән быел гыйнвар аеннан шөгыльләнә башладык. Өлкәннәрнең рухи халәтен сәнгать аша сәламәтләндерүнең үрнәге бу. Үз кулларың белән матур әйбер ясау киеренкелекне, күңел төшенкелеген җиңәргә булыша. Үзләренә генә түгел, якыннарына, дусларына бүләк итү өчен ясаучылар да бар, - дип сөйләде Римма Хәсәнова.

-Миндә артроз чире, аякларым авырта, кулларым да сызлаштыргалый. "Тылсым" социаль үзәгендә ял итү бик ошады, яңа төрле кул эшләренә дә өйрәнеп кайттым. Әкрен генә, үз көемә ике аккош, җилпәзә, чәчәк бәйләмнәре ясадым, андый вакытта авыртуларны онытып торасың. Гомумән, һәр яңалыкны яратам мин,- дип тәэсирләре белән уртаклашты пенсионер Соня Демьянова.

Шунысы игътибарга лаек: үзәккә ял итәргә килгән хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар арасында да оригами белән мавыгучылар бар икән. Матурлыкка битараф булу мөмкин түгел бит. Үземдә дә кызыксыну уянды. Өйрәнмичә булмас, ахры.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk