Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туксан яшьлек юбилеен каенанам бик дулкынланып көтеп алды

Кырык алты ел бергә яшәп, ике ел элек вафат булган каенатамнан соң әниебез бик биреште. Шул гомер яшәп, кан басымының да нәрсә икәнен белмәдем, ди. Әтиебезне сагынып еламаган бер көне дә юк. Без дә юксынабыз әтиебезне. Берсеннән-берсе кечкенә ике ир бала белән тол калган Хәкимулла әти булдыклы ир булган. Бервакытта...

Кырык алты ел бергә яшәп, ике ел элек вафат булган каенатамнан соң әниебез бик биреште. Шул гомер яшәп, кан басымының да нәрсә икәнен белмәдем, ди. Әтиебезне сагынып еламаган бер көне дә юк. Без дә юксынабыз әтиебезне. Берсеннән-берсе кечкенә ике ир бала белән тол калган Хәкимулла әти булдыклы ир булган. Бервакытта да бер кешегә дә әҗәткә әйбер сорап кермәгән. Иң кирәклеләрен үзе юнәтергә тырышып яшәгән.

-Хәкимуллага димләп килгән авылдаш карчык аларны ярлырак яшиләр дигәч, кияүдән кайткан хатын буларак, "Ире ир булсын, идәне җир булсын", -дигәнемне бүгенгедәй хәтерлим әле. Ә Хәкимулланың күршесе Майкамал апа: "Гөлмаһура, куркып килмә, Хәкимулла ярлы түгел, андагы байлыкны ачып җибәрергә генә кирәк," - дигән иде. Дөрес әйткән икән. Мин килгәндә шыплап тулган ике кәчтрүл бозау ите, шикәр комы да, тозы да мул иде. Боларны күреп шаккаттым. Без үзебезне хәлле кешеләр дип йөргән идек, әмма аның хәтле ит күргәнем булмады. Ә менә мич башында өстенә тузан кунган акчаларны күреп, бөтенләй исем китте. Үз әнием гел әйтеп торды: "Кызым, балаларның өс-башларын карап бетерә алмасаң да, ашауларын кысып, тамак рәнҗүе алма." Бу яктан балаларым алдында йөзем ак, Аллага шөкер. Мин чиксез бәхетле ана булдым, ялгышып та хурларлык балам юк,- дип куанып та, шул ук вакытта әз генә булса да мактанып та искә ала каенанам.

Мактанырлыгы да бар шул. Авыл кешеләре бер-берсен биш бармагыдай белә. Алардан бернәрсәне дә яшереп калып булмый. Ул карап үстергән ике ир-егетнең берсенең хатыны - мин. Үз гомерендә бер кеше белән дә әрләшмәгән бу ананың сабырлыгына исең китәрлек. Иремдә нәкъ каенатам холкы. Аның кирелегенә җен ачуларым чыкканда каенанамнан сорыйм:

-Әни, әтинең корылыгына, кирелегенә ничек түздең?

-Ул нихәтле кырыс булса да, минем белән санлашып яшәде, вакчыл кеше булмады. Акчаны кая туздырдың, дип бәйләнмәде.

Әтиебез укымаса да, дөньяны оста көтә. Колхозда иң авыр эшләрдә эшли, хезмәттән чирканмый торган кеше була. Балаларын кыерсытмаган, какмаган хатынны әтием яратып яши. Бүгенге көндә уртак уллары Мөдәрис гаиләсендә хөрмәттә яшәсә дә, әниебез барыбер әтине юксына, "сыңар канат белән кагынып булмый, талпынып кына була икән шул, балалар", - дип юбилее көнендә дә елап алды.

90 яшьлеге белән үзен тәбрикләргә район җитәкчелеге килүен ишеткәч тә борчылды:

-И, балакайлар, эш вакыты, урак өстенең кызган чагы, борчылып йөрмәгез. Мин әллә нәрсәләр кырган кеше түгел. (Ничек кенә әле! Урманын да кискән, торф чыгарырга да җибәргәннәр, бригадир да булып эшләгән, хуҗалыктан сөт тә җыйган, терлекчелектә эшләп, пенсиягә чыккан). Рәхмәт, бер бәйрәмдә дә котламыйча калмыйсыз. Безгә шундый игътибар да бик җиткән,- дип рәхмәтен җиткерсә дә, көне җиткәч, бик дулкынланып көтте. Урып-җыю вакыты, сишәмбе көн халыкны кабул итү көне булуга карамастан, юк вакытны бар итеп, шәхсән үзе килеп олыларны хөрмәтләп тәбрикләп китәргә вакыт тапкан район һәм авыл җирлеге, социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчеләренә рәхмәтебез чиксез..

Фәридә ХИСАМОВА, Тырыш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев