Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туеш халкы “Фатыйма” үзәге ачылуга сөенеп бетә алмый

Поселогыбызның Гагарин урамында "Фатыйма" тернәкләндерү үзәге ачылуын Туеш халкы сөенеп кабул итте. Аны шушы нигездә туып-үскән, үз тырышлыгы һәм Аллаһ тырышлыгы белән зур дәрәҗәләргә ирешкән Усман улы Рамил Хәбриев авылдашларының ихтыяҗларын күздә тотып, мәрхүм әти-әнисе истәлеге булыр дип төзетте. Аны булдыруда район хакимияте, үзәк дәваханә җитәкчелегенең дә ярдәме зур булды....

Поселогыбызның Гагарин урамында "Фатыйма" тернәкләндерү үзәге ачылуын Туеш халкы сөенеп кабул итте. Аны шушы нигездә туып-үскән, үз тырышлыгы һәм Аллаһ тырышлыгы белән зур дәрәҗәләргә ирешкән Усман улы Рамил Хәбриев авылдашларының ихтыяҗларын күздә тотып, мәрхүм әти-әнисе истәлеге булыр дип төзетте. Аны булдыруда район хакимияте, үзәк дәваханә җитәкчелегенең дә ярдәме зур булды.

Хәзер биредә табибә Валентина Бектина, шәфкать туташы Гөлнур Гарипова халыкка хезмәт күрсәтә. Медицина өлкәсендә белемле, авыруларга якты йөзле, тәмле телле, ягымлы булулары белән тиз арада халыкта хөрмәт казандылар. Әлеге үзәккә килгән саен, аны төзеткән Рамил Хәбриевка, аны үстергән әти-әнисенә, төзелешне башыннан ахырына кадәр күз уңында тоткан район җитәкчелегенә, дарулар белән генә түгел, кешегә яхшы мөгамәлә белән дә дәвалаган медицина хезмәткәрләренә рәхмәт укыйбыз. Эшләре уң, гаиләләрендә тынычлык булсын.

Ихтирам белән Туеш мәхәлләсе халкы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев