Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төшләремә керә әнием

Быелгы Өлкәннәр көне дә үтеп китте. Мин үзем 24 ел элеваторда эшләп пенсиягә чыктым. Киткәнемә дә 14 ел булды инде. Элеватор коллективына рәхмәт, онытмыйлар, ел саен бүләкләрен мулдан китереп торалар. Мәчеттә булган җомга намазында Әхтәм хәзрәт тә Өлкәннәр көненә багышлап, әби-бабайларга, әти-әниләргә, туганнарга, якыннарга ихтирамлы, мәрхәмәтле булу турында гыйбрәтле мисаллар...

Быелгы Өлкәннәр көне дә үтеп китте. Мин үзем 24 ел элеваторда эшләп пенсиягә чыктым. Киткәнемә дә 14 ел булды инде. Элеватор коллективына рәхмәт, онытмыйлар, ел саен бүләкләрен мулдан китереп торалар.

Мәчеттә булган җомга намазында Әхтәм хәзрәт тә Өлкәннәр көненә багышлап, әби-бабайларга, әти-әниләргә, туганнарга, якыннарга ихтирамлы, мәрхәмәтле булу турында гыйбрәтле мисаллар китерә-китерә, вәгазь укыды. Ул вәгазен шуның кадәр күңел түреннән сөйләде ки, аны тыңламыйча мөмкин түгел иде. Әхтәм хәзрәт сөйләгәндә күзләремә яшь тулып, балачагымны, ач-ялангач вакытларым, мәрхүмә әниемнең ничек авыр елларда да безне исән-сау саклап үстергәнен тагын бер кат күз алдыма китердем.

Әниебез тумышы белән Башкортостан якларыннан. 1903 елда Аскын районының Дәүләт авылында туган. Кечкенәдән әни назын күрмичә үсә. Әтием Түбән Казаклар авылыннан, 1926 елда 28 яшендә ул Башкортостан өязенә итек басып акча эшләргә чыгып китә. Әти белән әни шунда күрешеп, танышып гаилә коралар, һәм әти әнине туган авылына алып кайта. Алар сугышка кадәр 16 ел бергә торып калалар. Шушы еллар эчендә әни 8 бала: дүрт кыз, дүрт малай алып кайта. Әмма беренче өч кызы бер-өч яшьлек вакытларында вафат булалар. Әни кешегә нинди зур кайгы!

Әтине 1933 елда Янилдәге МТСка эшкә билгелиләр. Сугышка кадәр шунда эшли. Ул чорда авылда МТС, балалар бакчасы, клуб төзелә. Ә 1942 елда аны сугышка алалар. Миңа ул вакытта 40 көн була. Олы абыемның сөйләве буенча, әти сугышка чыгып киткәндә мине бишектән кулына ала да: "Монысы да кулга керә башлаган бит инде", - дип яратып чыгып китә. Шулай итеп, олысына 9 яшь, кечкенәсе 40 көнлек бала белән әни кеше өстендә ялгыз яшәп кала.

Үзебезнең торырга өебез дә булмаган. Шулай да авылдан җимерелергә җиткән бер өй бирәләр. Шунда ничек итеп яшәгәнебезне хәтерлим әле. Кышларын анда бик тә салкын була торган иде. Салкын вакытларда әни кич белән чыбык-чабык, салам, җәй көне җыйган сыер тизәкләре белән урыс мичен ягып җибәрә. Өйгә әзрәк кенә җылы төшкәч, юк-бар гына ризык ашатып, йокларга яткыра иде. Ул вакытта кич утырырга лампага керосины да юк иде бит аның. Мич каршында бер сәке, бөтенебез шул сәкедә бер-беребезгә сыенышып йоклый торган идек. Иң кечкенәсе булгач, әни мине үз янына яткыра иде, аның куенында миңа бик тә җылы була иде. Баштан сыйпый-сыйпый, безгә догалар укып, өйрәтеп ятканы бүгенгедәй хәтеремдә әле. Шулай изрәп йокыга таласың, иртә белән туңып, тавышка уянып китәсең. Чөнки иртәнгә ишекләр тупсага бозланып ябышып ката иде. Әни ишекләрне аягы белән типкәләп ачып, бозларын балта белән чаба иде. Түшәм-матчалардан тамчы тама. Менә нинди вакытларда да әниебез безне исән-сау берүзе үстерде. Әти сугыштан әйләнеп кайтмады. Без, әтинең дүрт улы да өч ел солдатта хезмәт итеп кайттык. Димәк, таза, сәламәт булганбыз. Төрле эшләрдә эшләп, пенсиягә чыктык. Туган апам гомере буе укытучы булып эшләде. Әти турында 1942 елның май аенда хәбәрсез югалды дигән хәбәр алган идек. 69 ел буе аның турында берни дә белмәдек. 2001 елда Интернет аша аның кайда вафат булганын, ничек җирләнгәнен ачыкладык. Шул ук елны май аенда туганнар белән җыелышып барып, аның җирләнгән урынында булдык. Анда әти рухына дога кылганда нинди хисләр кичергәнебезне әйтеп тә, аңлатып та бирә торган түгел. Ә аннан бер ел алда әнинең туган ягына барып, туганнарын табып, аралашып кайтырга насыйп булган иде.

Әни миңа 26 яшь вакытта, безне аякка бастыргач, бу якты дөньядан китеп барды. Аңа нибары 65 яшь кенә иде әле. 2002 елда безгә кече улыбызны җирләргә туры килде. Аның кырыклары узгач, әни төшемә керде. Зиратның кыйбла ягындагы койма буенда басып тора икән. Минем аны исән вакытында да шундый матур итеп күргәнем юк иде - ап-ак киемнән, йөзләре балкып тора, үзе матур. Ул минем яныма килеп, бер сүз әйтмичә, кысып кочаклап яратты. Нәрсә әйтергә теләгәне булгандыр...

Марат ХИСМӘТОВ, Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев