Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тәмле балык – фермада

(туганым Фәния сөйләгәннәрдән) Әнием гомер буе колхозда сыер савучы булып эшләде, дәресләрдән соң мин аңа булышырга йөри идем. Колхозыбызның бай, миллионер чагы. Рәттән тезелеп киткән сыер, бозау, дуңгыз фермаларына азыкның иң яхшы сыйфатлысын китерәләр иде. Дуңгызлар бигрәк тә сыйлы булды: аларны скумбрия, сардина, минтай, мойва кебек балыкларның "эсвижи"еннән дә, тозлысыннан...

(туганым Фәния сөйләгәннәрдән)

Әнием гомер буе колхозда сыер савучы булып эшләде, дәресләрдән соң мин аңа булышырга йөри идем. Колхозыбызның бай, миллионер чагы. Рәттән тезелеп киткән сыер, бозау, дуңгыз фермаларына азыкның иң яхшы сыйфатлысын китерәләр иде. Дуңгызлар бигрәк тә сыйлы булды: аларны скумбрия, сардина, минтай, мойва кебек балыкларның "эсвижи"еннән дә, тозлысыннан да өзмәделәр. Азыкны аерым бинада әзерлиләр иде: балыкларны электр иттарткычыннан чыгаралар, сыерларга чип-чиста итеп юылган бәрәңге пешерәләр. Эшләгәч, тамак ача бит: их, бәрәңге белән тозлы балык ашап җибәрсәң иде, ди сыер савучылар. Тик терлек азыгына кагылырга ярамый аларга. "Кечкенә булгач, сиңа бирми калмаслар әле дип, тәмле исләр бөркелеп торган теге бинага мине "командировка"га җибәрәләр. Пешекчеләр таш йөрәкле түгел бит бала-чаганы кире борырга! Сумкама тозланган майлы сардина балыгы, ярылып пешкән, әле парлары чыгып торган сусыл бәрәңге тутырып озаталар. Фермага нәкъ шул вакытта сыерлар өчен яңа гына мичтән чыккан икмәк китерелгән була. Менә шулай, маллар да, без дә тук булдык.

Ә хәзер ул фермалар урынында - алабута баскан бушлык.

Г.ХАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев