Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үткәннәрдә калсын ачы сугыш

Сугышлар беркайчан да булмасын, дигән теләктә Лубян урта мәктәбендә "Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшыру тантанасы булып узды. Кичәне мәктәбебез директоры Илсур Кәшәпов: "Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары! Бүгенге көнне сезгә багышлыйбыз", - дип ачып җибәрде. Бүгенге көндә җирлегебездә сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш...

Сугышлар беркайчан да булмасын, дигән теләктә Лубян урта мәктәбендә "Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшыру тантанасы булып узды.

Кичәне мәктәбебез директоры Илсур Кәшәпов: "Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары! Бүгенге көнне сезгә багышлыйбыз", - дип ачып җибәрде.

Бүгенге көндә җирлегебездә сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән 40 тыл ветераны һәм бердәнбер сугыш ветераны - Максим Козырев яши. Тантанага шуларның нибары 10сы гына килә алды. "Бер кайтмасак, бер кайтырбыз", дип яу кырына китеп, шунда мәңгелеккә ятып калган авылдашларыбызның исемнәре экранда күрсәтелде. Авылыбызның үзәгендәге обелискта якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен гомерләрен биргәннәрнең исемлеге язылган. Кичә барышында аларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Мәктәп укучыларының сугыш темасына багышланган шигырьләр, җырлар, биюләр башкаруы кунакларыбыз күңеленә хуш килде.

Җирлек башлыгы Рим Фәхразиев: "Гомер юлыгыз батырлыкка тиң. Хезмәтегез, игелекле гамәлләрегез өчен рәхмәт сезгә", - дигән сүзләр белән хөрмәтле ветераннарыбызга юбилей медальләре тапшырды. Истәлеккә фотога төштеләр.

Еллар уза, Ватан сугышы беткәнгә дә инде 70 ел вакыт узып бара. Әмма сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган каһарманнар һичкайчан онытылмас.

Люция НУРЕЕВА, Лубян урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

фото: https://yandex.ru/clck/redir/EIW2pfxuI9g?data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxbGxQUlYtM2l6WGNaYXVrZGZ3d1dQak41LTUwUnhYNl9zQWpBVkt6XzJ0eGZabC1fN1NhU3FCWm5BWFU5STJXTWZ2dWRpRWlHc3BaRi13RkE0UkdZMHY5S1pzaHhBVjJMR1RxSlNTMnpjTTl2VVVhTG95TTVrMV9FbzgtNHNxRTJKaHRBVzVzc3M5dng3cl9PYzloM09IRl9EUGcxTWxRWkhKdnlZM3ZscWZ5MTZvYTBmSTViLXFkSkFKS1RpSWhaMlN2ejd2UV9oTnNNNXNvUlljTUdQVEdjdjQydUVBUUc3MXpBZlFKR0dISWJzMnVuMTk2N0JwZkRjanhiNmVLLUtlREFjd19yamk3YmEyMldsc0Vad1QybU5rZVFYek5lTmNvQmQweENjNXI&b64e=2&sign=7fdef5543e117b5bb80d86b2bb7523f9&keyno=0

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk