Үткән гасырдагы юл маҗарасы
Хәзерге, һәркемнең үз машинасы булган вакытыбызны, икътисадчы булып 34 ел эшләгән XX гасырның икенче яртысы белән чагыштырып карыйм да, тирән сулап куям - җир белән күк арасы бит. Ифрат авыр заманда яшәгәнбез. Колхозның икътисадын күтәрәбез дип, исәп-хисап эшләре белән Кукмарага барып кайтуы әҗәл белән бер иде. Авылыбыз халкы шул 40...
Хәзерге, һәркемнең үз машинасы булган вакытыбызны, икътисадчы булып 34 ел эшләгән XX гасырның икенче яртысы белән чагыштырып карыйм да, тирән сулап куям - җир белән күк арасы бит. Ифрат авыр заманда яшәгәнбез. Колхозның икътисадын күтәрәбез дип, исәп-хисап эшләре белән Кукмарага барып кайтуы әҗәл белән бер иде. Авылыбыз халкы шул 40 чакрым араны ничек кенә үтмәде. Трактор арбаларыннан, машина әрҗәләреннән кемнең нинди эш белән баруына карамыйча, колхоз рәисләре җилтерәтеп куып төшерәләр иде. Чөнки ул-бу булганда аларга җавап бирәсе. Колхозның бер вакытта да кеше утыртып йөрерлек итеп көйләнгән транспорты булмады. Яңгырлы көннәрдә, кышкы салкыннарда, гәүдәбезгә лычма су үтеп, аяк-кулларыбыз шакыраеп катып, аларны авызыбызга кабып җылытырдай булып өшеп, барып яисә кайтып җитә идек. Кайтырга транспорт булмаган чорларда Кукмарада кайда да булса кунып, икенче көнне поезд белән Нократ Аланы шәһәренә төшеп, автобус белән Түбән Өшенгә кайтабыз, аннары алты чакрым араны җәяүләп тәпилибез. Нократ елгасында дебаркадерда суыктан дер калтырап төн чыгып, иртән "Заря" теплоходы белән кайткан көннәребез дә күп булды.
Берсендә банктан колхозчыларның айлык хезмәт хакын алып, акча белән тулы зур сумкамны селтәп, урам буйлап таныш машиналар күзәтә-күзәтә, тимер юл кичүенә җиттем. Түбән Өшенгә йөри торган автобуска өлгереп булмасмы дип, тимер юл буйлап, унике чакрым араны Нократ Аланына җәяүләп киттем, ләкин автобуска өлгермәдем. Алда егерме тугыз чакрым юл сузылып ята, шуның буенча җәяүләп киттем. Төн уртасында өйдә идем. Иртәгәсен идарәгә баргач, акчаны санап алып, канәгать калдылар. Шул вакытта да: "Ничек кайттың? Хәлең ничек? - дип тә сораучы булмады. Ике аягым да кабарып, эштән чыккан иде.
Район үзәгенә баруыбызның тагын бер очрагын язам. Тоташ яңгырдан соң, ялтыратып юлларны катырган көзнең бер көнендә ГАЗ-52 машинасына төялешеп юлга чыктык. Машина йөртүчебез Нурмөхәммәт Зарипов иде. Ул тәҗрибәле шофер, һәрвакыт юлда, машинасын төзек тота. Нократ Аланы шәһәрен чыгып, бераз баргач, ни булганын белми дә калдык: машинабыз чылбырлы трактор кебек борылып, үткән юлыбызга карап сүнде. Гомеребезнең ничек сакланып калганын белмичә дә калдык. Нурмөхәммәт ничек рулен тота алгандыр? Күпме халыкның гомерен саклап калды бит ул. Искитмәле!
Мансур ХӘСӘНОВ, Татар Толлысы авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев