Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әти назы җитәме?

Безнең районда 23 ялгыз әти балигъ булмаган 36 баланы әнисез үстерә. Гаиләне әнидән башка күзаллавы авыр булса да, язмыш бу балаларны ана назыннан мәхрүм иткән, ә әтиләре алдына исә зур сынаулар куйган.

...Геннадийның акыллы, шул ук вакытта моңсу да карашы ничә көн инде күз алдымнан китми. Безнең районда яшәүче ялгыз әтиләрнең берсе ул. Бер үзенә алты бала - 2 кыз, 4 малай тәрбияли. Иң өлкән улы Андрейга 20 яшь, армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, күптән түгел генә Кукмарадагы шәхси эшмәкәргә эшкә урнашкан. Аннан бер генә ел соңрак туган, матурлык конкурсларында катнашырлык чибәр кыз Алина Казанда кондуктор булып эшли. Эдуардлары Янилдәге аграр көллияттә белем алса, Максим белән Марина түбән сыйныфларда укыйлар, ә Денис балалар бакчасына йөри.
Югары Комар авылында туып-үскән Геннадий Филиппов 40 яшемә җиткәч, бер көтү бала-чага белән ялгыз калырмын, балаларны юксыну сагышы кичерермен, хатыны Зоя шундый адымга барыр, дип күзалламагандыр да. Әмма, бер ятим - гел ятим дигән кебек, сигез балалы гаиләдә үскән Геннадийны кечкенәдән үк ятимлек ачысы, төрле күңелсезлекләр сагалап йөри. Ул 4нче сыйныфта укыганда бер-бер артлы әти-әниләре үлеп китә. Әби тәрбиясенә калган Генага аякка басуы җиңел булмагандыр, мөгаен. Егет булып җитешкәч, Югары Күзмис авылы кызы Зоя белән яратышып өйләнешәләр алар, бер-бер артлы балалары туа. Әмма әни кешенең генә тора-бара балаларны тәрбияләүгә исе китми башлый, күңеле урамга, башка ирләр янына тартыла, кулы аракы я сыра шешәсенә үрелә. Кайчандыр матур гаилә булып яшәгән Филипповларның тормыш нигезе әкренләп җимерелә, какшый башлый. Кукмарадагы "Артель" аяк киемнәре төзәтү мастерскоенда эшләүче Геннадий янына көннәрдән беркөнне участок милиционеры килеп: "Синең балаларыңны Кукмарадагы "Кояшкай" приютына алып киттеләр", - дип хәбәр итә. Хәер, балаларның приютка беренче тапкыр гына эләгүләре булмый инде бу, әниләре тәртипсез тормыш рәвеше алып бару сәбәпле, моңа кадәр дә - 2008 елның гыйнвар аеннан декабрьгә кадәр Филипповларның биш баласы шунда тәрбияләнә. Ә узган елның гыйнварында балаларның ач килеш (әтиләре Кукмарада эштә) үзләре генә өйдә булуын, әниләренең инде берничә көн күренмәвен полициягә күршеләре хәбәр итә. Геннадий бар эшен ташлап өенә кайтып китә, Зояның авылдагы бер ир янында булганын белгәнлектән, аны эзләп тормый ул. Абзардагы кош-кортны суеп эшкәртә дә, күршеләреннән сарыкларны карап торуларын үтенә. Үзе тагын эшкә китә, приютка килеп балаларының хәлен белешә.
-Зоя өебезгә килеп күренеп йөрмәде, әмма төннәрен кайтып, я киемен, я башка әйберне алып чыгып киткәнен сизә идем, - ди Геннадий. -Мин инде аның эчкәнен, башка ирләр белән очрашканын белгәч, башта ук аерылышырга уйлаган идем, әмма Андрей: "Әти, мин армиягә киткәнче генә аерылышмагыз инде, алайса бит мине хезмәт итәргә алмыйлар", - диде. Узган ел яз көне балалар, күршеләр белән бәрәңге утыртканда өебезнең верандасында бер ир белән күрдем мин аны. Икесен дә куып чыгардым. Шуннан соң ике ай чамасы күренмәде. Мин яшермим, балаларны приютка алып киткәнче мин дә салгалый идем, әмма аларны югалту мөмкинлеген аңлагач, эчүне бөтенләй ташладым. Балаларымны өйгә алып кайту өчен озак йөрдем мин. Кичләрен, төннәрен алар минем янда булмаганда бүре булып улыйсыларым килгән чаклар күп булды. Кайтырлар, минем янәшәмдә булырлар дигән өмет кенә миңа яшәргә ышаныч бирде.
Зоя шулай юкка чыга, аның кайдадыр Кукмарада яшәгәнлеге турында хәбәрләр килгәли. Июнь аеның матур бер таңында ул Зояны ишегалдындагы лапаста асылынган килеш табып ала. "Мин аны өйгә кермәкче булып, анда басып тора дип уйладым, ә ул нигезебезгә әйләнеп кайтып, үз-үзенә кул салган икән. Юк, еламадым да, кызганмадым да мин аны, күңелем каткан иде инде", - дип искә алды ул чакны ир кеше.
Геннадийның сөйләгәнен тыңлаганда ирексездән күңелемә: " Әти назы җитәме икән бу балаларга, әниләрен дә алыштыра аламы Геннадий?"- дигән уй килде. Аладыр, мөгаен. Чөнки Максим белән Марина (рәсемдә) әтиләренә сырпаланып, аның яныннан бер минутка да читкә китмәделәр. Аңа яратып, сөеп караулары күренеп тора.
-Балалар гел минем янда бит, әниләрен искә дә алмыйлар алар, каберенә дә барып йөргәнебез юк. Дөрес, Андрей армиядән кайткач, бер барып килдек. Балаларымның күңелләре төшенке түгел, Денис балалар бакчасыннан кайткач, өйнең асты өскә әйләнә. Аларны үстерүе авыр булса да, түзәрлек, -ди әти кеше.
Кайсы әти кеше улының укуы, тәртибе белән һәрдаим кызыксынып торуы белән мактана ала? Андыйлар бармак белән генә санарлык шул. Ә менә Геннадий Янилдәге аграр көллияттә укучы улы Эдуард турында да гел кайгыртып тора.
-Геннадий белән даими элемтәдә торабыз, шалтырата, киңәшләшә, улының укуын, тәртибен сорый, - ди сыйныф җитәкчесе Софья Вәлиева.
Филипповларның өендә пөхтәлек ягыннан хатын-кыз кулы җитмәве күренеп торса да, өйләрендә тормыш итәр өчен бөтен нәрсә бар. Газ кермәсә дә, өе җылы, чәй өстәлендә кайнатма, сыер мае, конфет та тора. Геннадий көн саен мичкә яга һәм, үзе камыр басып, төрле пирожкилар пешерә икән, абзарында дуңгыз, сарык асрый. Язын каз-үрдәкләр алып үстерергә хыяллана. Өстәленә аяк киемнәре ремонтлау машинасы алып куйган, авыл халкы вак-төяк ремонт белән аңа килә икән.
Саубуллашканда Геннадийдан:"Өегезгә икенче әни алып кайтырга җыенмыйсыңмы соң?" - дип сораган идем. "Ул турыда уйлаганым да юк әле", - дип җавап бирде ул. Йөрәгенең ярасы төзәлеп җитмәгәндер әле, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk