Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тел белгән - күп йөргән

Үз гомерендә гаиләсе белән унҗиде тапкыр күченергә туры килгән аңа. Ахыр чиктә Кукмарада гомерлеккә төпләнеп калган. Бирегә килеп урнашканнарына инде егерме елдан артык икән. Сүзем Таҗикстанның Пяндж шәһәрендә туып-үскән Салават Халиков турында. Ул барлык совет балалары кебек мәктәптә белем алган, таҗик балалары белән уйнап, аралашып үскән. Әлеге милләтнең телен белү...

-1972 ел. Чик буе гаскәрләренә таҗикчадан русчага тәрҗемәче кирәк булган һәм минем кандидатурада тукталганнар, - дип сөйли ул, җөмләләрен хәрбиләрчә "кырт кисеп". - Мин Балтыйк буендагы хәрби-транспорт авиациясендә хезмәт итеп, кече сержант исеме белән кайткан, өйләнгән, инде ике бала атасы булырга өлгергән ир-егет идем. Тормыш иптәшем Суфия белән киңәш-табыш иттем дә, тәкъдимгә риза булдым.

Әмма шуннан соң үзенең, туганнары биографияләренең "чиста"лыгын тикшерү ярты елга сузылган әле. Аннары ирне Казахстанның ул чактагы башкаласы Алма-Атага прапорщиклар курсына җибәргәннәр. Кайтып, хәрби частьта өч ел тәҗрибә туплагач, Төрекмәнстанга, Иран дәүләте белән чиккә билгеләнгән.

-Чикне бозучылар тоткарлана калса, сорау алганда кирәк булганыгыздыр инде сез, - дим, бик белдеклеләнеп.

-Андый очраклар да булгалады. Әмма мин, гадәттә, документлар белән эшләдем. Тәрҗемәче буларак, ике якның да чик сакчылары вәкилләренең планлы очрашуларында катнаштым. Кара-каршы утырып сөйләшүләр вакытында барлык бәхәсле мәсьәләләр тыныч юл белән хәл ителә иде, - ди ул.

-Иранлыларны ничек аңладыгыз соң? - дип кызыксынам.

-Фарсы теленең чама белән җитмеш проценты таҗикларныкына охшаш, шуңа күрә тәрҗемә итүдә кыенлык тумады.

Әфганстан белән бәйле вакыйгалар куера башлауга, 1977 елның азагында әңгәмәдәшемне Мәскәүгә хәрби училищега җибәрәләр.

Язма белән тулырак газетада таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев