Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Таңсылу Сәлахова - уңганнарның берсе

Уку дәверендә аеруча зур уңышларга ирешкән, гимназия данын еракларга яңгыраткан, әти-әнисенең куанычы, укытучыларның горурлыгы булган Таңсылу Сәлахова да 22 сыйныфташы белән бергә гимназияне тәмамлады. Башкалардан әллә ни аерылып тормаса да, тырышлыгы, үҗәтлеге, үз алдына ачык максат куя белүе Таңсылуга зур уңышларга ирешергә ярдәм иткәндер дип уйлыйм. Төрле фән олимпиадаларында, интеллектуаль...

Уку дәверендә аеруча зур уңышларга ирешкән, гимназия данын еракларга яңгыраткан, әти-әнисенең куанычы, укытучыларның горурлыгы булган Таңсылу Сәлахова да 22 сыйныфташы белән бергә гимназияне тәмамлады.

Башкалардан әллә ни аерылып тормаса да, тырышлыгы, үҗәтлеге, үз алдына ачык максат куя белүе Таңсылуга зур уңышларга ирешергә ярдәм иткәндер дип уйлыйм. Төрле фән олимпиадаларында, интеллектуаль чемпионатларда җиңү яулады, фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгыш ясап, үзенең беренче ачышлары белән уртаклашты ул. 2014 елда Татарстан Республикасы прокуратурасы мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергә үткәргән ведомствоара инша конкурсында беренче урынга лаек булуы да аның тормышка, җәмгыятьтәге күренешләргә үз карашы булуы турында сөйли.

Шулай да, Таңсылуның аеруча зур уңышлары татар теле һәм әдәбияты фәненнән. Ул 3 ел рәттән татар теленнән үткәрелгән фән олимпиадасының муниципаль этабында җиңү яулады, ә республика этабында призер булды. «Сәләт» иҗтимагый фонды үткәргән «Асылташ» олимпиадасында 3 нче урынга лаек булды. 2015 ел Таңсылуга зур җиңү алып килде: ул татар теле һәм әдәбиятыннан үткәрелгән Халыкара олимпиадада өченче урынны алды. «Сәләт» фонды оештырган «Болгар. Туган тел» форумында катнашты.

Таңсылу ислам дине өйрәткәнчә яшәргә омтылуы белән дә күпләргә үрнәк. Ул, белемен арттырасы килеп, Кукмара мөселман мәдрәсәсендә белем алды, дини юнәлештәге төрле бәйгеләрдә катнашып та җиңү яулады.

11 ел дәвамында гел «5» билгеләренә генә укыган Таңсылуның максаты ачык: ул Казан федераль университетында укып, инглиз теле һәм татар теле белгече булырга хыяллана. Хыяларың чынга ашсын, Таңсылу!

Гөлсинә ЗЫЯТДИНОВА, Зур Сәрдек гимназиясе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk