Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Талантлы җырчы Гүзәлемне Берлинга җырларга чакырганнар

Талантлы җырчы Гүзәлем иҗат белән шөгыльләнүдән тыш, белем алырга, укырга да өлгерә. Быел җырчы Әлмәтнең дәүләт нефть институтын тәмамлап, дипломлы белгеч булды. Тик Гүзәлем моның белән чикләнергә теләмичә, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына профессор Венера Ганиева кафедрасына да укырга кергән. - Диплом җыю максатыннан укырга кермәдем. Минем максатым -...

Талантлы җырчы Гүзәлем иҗат белән шөгыльләнүдән тыш, белем алырга, укырга да өлгерә. Быел җырчы Әлмәтнең дәүләт нефть институтын тәмамлап, дипломлы белгеч булды. Тик Гүзәлем моның белән чикләнергә теләмичә, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына профессор Венера Ганиева кафедрасына да укырга кергән.

- Диплом җыю максатыннан укырга кермәдем. Минем максатым - вокал серләренә төшенү, үземдә булган мөмкинлекләрне ачу. Хәтта махсус үзем өчен генә индивидуаль программа да төзелде, - дип сөйләде Гүзәлем Intertat.ru хәбәрчесенә. Шулай итеп, 1 сентябрьдән җырчы Гүзәлем кабат студент булачак!

Билгеле булганча, җырчы күптән түгел генә "Әни, әни!" җырына клип төшерде. Бу клип шулкадәр дәрәҗәдә популярлык казанган ки, Гүзәлемне шушы җырны башкару өчен төрле чараларга, хәтта чит илләргә чакыра башлаганнар. Ә якын арада җырчы Берлинда узачак чарага барып, әлеге җырын башкарырга җыена.

Гүзәлем тормыш иптәше, җырчы Салават Миңнеханов белән туй, юбилей , төрле мәҗлесләр алып бара. Һәр атналары тыгыз, эш белән уза аларның, шуңа да быел чит илгә барырга да вакытлары булмаган. Ә шушы көннәрдә йолдызлы гаилә "Кил, кил" исемле дуэт җырына клип төшерү белән мәшгуль. Әлеге клип шаян рухта булачак, аның төп герое - Азнакай районы Карамалы Елга авылында яшәүче Тәслия әби! Салаватның әби белән төшкән видеосы бөтен Интернет челтәрен шаулатырга өлгерде инде. Тәслия әбине "Татарская бабушка - энерджайзер" дип атаганнар. Клип әлегә төшерелеп бетмәгән, тиздән Intertat.ru газетасында бу клиптан фоторепортаж дөнья күрәчәк. Аның эчтәлеге турында да тиздән чыгачак язмабызда тәфсилләп язарбыз.

Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 19.08.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk