Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Таһирә Шакирова һәрьяктан үрнәк

Үзләренен тырыш хезмәте, якты тормыш юлы, бетмәс - төкәнмәс энергиясе белән башкаларны да үзенә тартып торучы кешеләр була. Таһирә Шакирова - нәкъ менә шундый затларның берсе. Утыз сигез ел Янил һөнәри училищесында барлык күңелен биреп эшләгән мөгаллимә ул. Укыту белән беррәттән җәмәгать эшләрен дә, методист хезмәтен дә алып барды.

Аңа укытучыда булырга тиешле барлык сыйфатлар хас: ягымлылык, кешелеклелек, үз фәнен яхшы белү һәм ярату, шуңа күрә аны укучылар да, хезмәттәшләре дә, ата-аналар да һәрчак хөрмәт итте. Ул дәресләрне шундый кызыклы итеп алып бара, үтемле итеп аңлата, укучылар аның авызына карап, һәрбер сүзен "йотып" утыралар иде. Бик таләпчән, гадел һәм төгәл булды.
Аның эш алымнарын өйрәнү, тәҗрибә уртаклашу өчен үзебезнең һәм башка район укытучылары килде. Район колхозларыннан килгән механизаторларга авыл хуҗалыгы яңалыкларына багышланган ачык дәресләр үткәрелде. Методик эшләрнең сыйфатын күтәрүдә, укытучыларның иҗади үсешен арттырып, район һәм республикадагы үткәрелгән чараларда актив катнашып, алдынгы урыннар алып, уку-укыту системасын яхшыртып, училищеның дәрәҗәсен күтәрүдә Таһирә апаның хезмәте зур булды. Районда һәм республикада нинди яңалыклар бар - алар игътибардан берсе читтә калмады.
Бүгенге көндә ул лаеклы ялда. Гаиләсе кешеләрне сокландырырлык, Рашид абый белән матур гомер кичерәләр. Өч бала тәрбияләп үстерделәр, аларның өчесе дә, династияне дәвам итеп, укытучы һөнәрен сайладылар. Олы кызлары Резеда Саба районында укыта, уллары Ришат Янил урта мәктәбендә директор булып эшли. Кече кызлары Рәмзия дә педагогия университетын тәмамлады. Таһирә апа үзе дә мөгаллимлек эшен дәвам итә: мәдрәсәне тәмамлап, Янил авылындагы мәчеттә дини гыйлем бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев